Бозда куркынычлылык хакында
"Бозда сак булам" балалар рәсемнәре Республика бәйгесенең муниципаль этабы нәтиҗәләре билгеле булды. Мәктәптән тыш эшләр үзәгенә районның төрле мәктәпләреннән күп санлы эшләр кабул ителде. Иң-иңнәрне ачыклау җиңел булмады, әлбәттә. "Кышын сулыкларда боларны эшләргә ярамый" номинациясендә беренче урынны Аксубайның 3 нче мәктәбеннән Алисә Серкова яулады. "Кышкы бозда килеп чыккан бәхетсезлек очракларында...
"Бозда сак булам" балалар рәсемнәре Республика бәйгесенең муниципаль этабы нәтиҗәләре билгеле булды.
Мәктәптән тыш эшләр үзәгенә районның төрле мәктәпләреннән күп санлы эшләр кабул ителде. Иң-иңнәрне ачыклау җиңел булмады, әлбәттә. "Кышын сулыкларда боларны эшләргә ярамый" номинациясендә беренче урынны Аксубайның 3 нче мәктәбеннән Алисә Серкова яулады. "Кышкы бозда килеп чыккан бәхетсезлек очракларында коткаручыларга мин ничек ярдәм итәм" номинациясендә Яңа Тимошкино мәктәбе укучысы Ангелина Павловага тиңнәр булмады. "Юка бозга дусларны чыгармас өчен мин ниләр эшлим" номинациясендә Иске Ильдеряк мәктәбе укучысы Аделина Карпова җиңүче булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев