Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Файдалы семинар

"Салават күпере" балалар бакчасы тәрбиячеләре район семинарында искиткеч ачык дәрес күрсәттеләр. Семинар баланы уңышлы шәхес итеп үстерү шартлары буларак мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең белем бирү эшчәнлеген проектлаштыру буенча үтте. Анда балалар бакчалары педагоглары, өлкән тәрбиячеләр, мәгариф бүлеге белгечләре һәм методистлары катнашты. "Салават күпере" балалар бакчасы ФГОСны гамәлгә ашыру буенча база...

"Салават күпере" балалар бакчасы тәрбиячеләре район семинарында искиткеч ачык дәрес күрсәттеләр.

Семинар баланы уңышлы шәхес итеп үстерү шартлары буларак мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең белем бирү эшчәнлеген проектлаштыру буенча үтте. Анда балалар бакчалары педагоглары, өлкән тәрбиячеләр, мәгариф бүлеге белгечләре һәм методистлары катнашты.

"Салават күпере" балалар бакчасы ФГОСны гамәлгә ашыру буенча база мәйданчыгы булып тора. Шуңа күрә биредә өйрәнү семинарлары даими үткәрелә, ФГОСны кертү нәтиҗәләре күрсәтелә.

Катнашучыларны бакча мөдире Гөлназ Гайфуллина сәламләде. Чыгыш ясаучылардан соң педагоглар төркемнәргә таралыштылар.

Наилә Галлямова икенче кече яшь төркемендә эстетик-сәнгать үсеше буенча дәрес бирде. Нәниләр кәгазьдән ясалган яңа ел чыршысын зур канәгатьләнү белән ялтыравыклар, кар бөртекләре белән бизәделәр.

Өлкән төркемдә Тамара Башкирова биргән дәрес танып белү-эзләнү эшчәнлеге темасына багышланды. Балалар Тим кушаматлы "үрдәк бәбкәсе" белән искитмәле яңалыклар ачтылар. Бурычларны үзләре билгеләп, соңыннан нәтиҗәне дә үзләре чыгардылар. Мисалга, ни өчен яңгыр явуы, юеш комда эзләрнең ничек калуы, кадакларның магнитка ябышуы турында белделәр. Һәм өлкәннәрдән башка сәяхәт итүнең куркыныч булуын ачыкладылар.

Гөлфия Шәйхисламова 5-6 яшьлек балалар белән татар теле буенча "Төсләр илендә" дәресен үткәрде.

Татьяна Маранцева биргән мастер-класс тәрбиячеләрдә аерым кызыксыну уятты. Ул рәсем ясауның гади ысулларын һәм аны балаларга өйрәтү алымнарын күрсәтте. Дәресләрдә пумала һәм буяулардан тыш, ул әлеге сәнгать төренә бөтенләй кагылышлы булмаган дымлы салфеткаларны һ.б. бик күп әйберләрне куллана.

Музыкаль белем бирүче Александр Шуркин җитәкчелегендәге Г.Х. Андерсенның "Дюймовочка" әкияте буенча куелган театральләштерелгән тамаша беркемне дә битараф калдырмады. Әзерлек төркеменә йөрүче балалар үз рольләрен искиткеч башкардылар. Әлеге тамашаны үз күзләрең белән күрергә кирәк, сүзләр белән генә язып бетерерлек түгел.

Семинарның тәгълимати өлешендә тәрбиячеләр Мария Мишина, Ирина Ильина, Мәгариф бүлеге методисты Гөлсирә Хәйруллина чыгыш ясадылар. Йомгак ясап, кунаклар дәресләрдән таң калуларын белдерделәр һәм семинарның файдалы булуын билгеләп үттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев