Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Мәктәп автобусы килде

Бу атнада Ерепкино авылы халкы өчен куанычлы вакыйга булды. 7 декабрь көнне бу авыл балалары артыннан беренче тапкыр мәктәп автобусы килде. Беренче көнне мәктәп автобусына утырып Яңа Тимошкино мәктәбе директоры һәм аның урынбасары да килде. Бу - авыл халкы өчен шатлыклы вакыйга. Чөнки Ерепкино авылыннан Яңа Тимошкино авылына кадәр 8...

Бу атнада Ерепкино авылы халкы өчен куанычлы вакыйга булды.

7 декабрь көнне бу авыл балалары артыннан беренче тапкыр мәктәп автобусы килде. Беренче көнне мәктәп автобусына утырып Яңа Тимошкино мәктәбе директоры һәм аның урынбасары да килде. Бу - авыл халкы өчен шатлыклы вакыйга. Чөнки Ерепкино авылыннан Яңа Тимошкино авылына кадәр 8 километр озынлыктагы юл урман читеннән уза.

- Юлсызлык һәм кышкы салкыннар кебек уңайсыз хәлләрдән тыш, безнең балаларга урмандагы җанварларның ташлану куркынычы да яный иде, - дип сөйли укучы баланың әнисе Зоя Симухина. - Бу юлны хәзер аларга җәяү атларга туры килмәячәгенә әле дә ышанып булмый. Бүгенге 20 градуслы кышкы салкында бу аерата да мөһим. Мәктәп автобусы күп проблемаларның чишелеше булып тора. Безнең балалар хәзер түгәрәкләргә һәм секцияләргә дә йөри алачак.

- Уку елы башланыр алдыннан безнең район ике мәктәп автобусы алды, - дип сөйли мәгариф бүлеге методисты Вячеслав Миронкин. - Алар теркәү, ГЛОНАСС системасына тоташу процедураларын үттеләр һәм Иске Тимошкино һәм Аксубай лицеена куллануга тапшырылдылар. Автобуслар балаларны йөртү буенча хәзерге заман кагыйдәләренә туры килә. Утыргычлары да йөрү уңаена урнашкан һәм иминлек каешлары белән җиһазландырылган, шулай ук салонда укучыларның портфельләрен куярга стеллажлар да бар. Иске Тимошкино мәктәбе базасындагы автобус Ерепкино авылыннан балаларны алып Яңа Тимошкино авыл мәктәбенә кадәр илтеп куя.

- Безнең мәктәптә Ерепкино авылыннан 10нан 15 яшькәчә 12 бала белем ала, - дип белдерде Яңа Тимошкино мәктәбе директоры Иван Мишин. - Яңа транспорт безнең өметләрне аклар һәм балаларны көндә мәктәпкә йөртер дип ышанабыз.

- Бүләкләр алу - куанычлы булса, балаларны йөртү өчен транспорт алу - икеләтә сөенеч, - дип сөйли Зоя Симухина. - Мәгариф бүлеге җитәкчелегенә безнең авылга кадәр мәктәп автобусы маршруты ачканнары өчен без бик рәхмәтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев