Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Һөнәр дәресләре

"Агрокласс" тренингында алган тәҗрибәләрен район педагоглары үз эшләрендә куллануга керештеләр. Исегезгә төшерәбез, Мәшгульлек үзәге, яшьләр аграр берләшмәсе һәм мәгариф бүлеге һөнәри яраклашу эше кураторлары белән берлектә, октябрь аенда семинар-тренинг үткәрделәр. Аксубай 2 нче мәктәбенең 4 нче сыйныф укучыларына Гөлнара Аюханова авыл һөнәрләренә ихтирамлы караш турында сөйләде. 3 нче мәктәпнең педагог-психологы...

"Агрокласс" тренингында алган тәҗрибәләрен район педагоглары үз эшләрендә куллануга керештеләр.

Исегезгә төшерәбез, Мәшгульлек үзәге, яшьләр аграр берләшмәсе һәм мәгариф бүлеге һөнәри яраклашу эше кураторлары белән берлектә, октябрь аенда семинар-тренинг үткәрделәр.

Аксубай 2 нче мәктәбенең 4 нче сыйныф укучыларына Гөлнара Аюханова авыл һөнәрләренә ихтирамлы караш турында сөйләде. 3 нче мәктәпнең педагог-психологы Татьяна Убейкина 2 нче сыйныфта тематик тренинг үткәрде. "Балалар бик актив булдылар һәм авыл хуҗалыгы һөнәрләренең дә башка һөнәрләр кебек үк мөһим булуына төшенделәр, - дип бүлеште Татьяна Николаевна. - Малайларга техник белгечлек ошады. Алар комбайнчы, тракторчы, агроном һөнәрләренә кагылышлы бик күп сораулар бирделәр. Кызлар күбесенчә ветеринар һөнәренә өстенлек бирәләр. Күбесенең йорт хайваннары бар һәм балалар аларны тәрбияләргә өйрәнергә телиләр".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев