Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

2016 ел нинди вакыйгалар белән истә калды? Мәгариф

Районда мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре эшли, гомуми белем бирү оешмаларында 3200дән артык бала белем ала. Шулай ук милли белем бирү учреждениеләре дә сакланып килә, шул исәптән чуаш телен өйрәнү дә. Чыгарылыш укучыларыбыз имтиханнарын яхшы тапшыралар, инглиз теле, география буенча нәтиҗәләр республиканыкыннан да югарырак хәтта. Шунысы сөенечле, бүген Аксубайны, балаларның уңышлары...

Районда мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре эшли, гомуми белем бирү оешмаларында 3200дән артык бала белем ала.

Шулай ук милли белем бирү учреждениеләре дә сакланып килә, шул исәптән чуаш телен өйрәнү дә. Чыгарылыш укучыларыбыз имтиханнарын яхшы тапшыралар, инглиз теле, география буенча нәтиҗәләр республиканыкыннан да югарырак хәтта. Шунысы сөенечле, бүген Аксубайны, балаларның уңышлары хисабына республикада гына түгел, Россиядә дә беләләр. Узган ел "Умники и умницы" программасында, Аксубай лицее укучысы - бүгенге көндә МДУ студенты Роман Шугаев катнашса, быел исә район үзәгенең 3 нче мәктәбеннән 11 сыйныф укучысы Ксения Павлова анда булып кайтты. Укучыларның уңышын мөгаллимнәре дә уртаклаша. Тулаем алганда шуны билгеләп үтәргә кирәк, мәгариф бүлеге җитәкчесе Әминә Вәлиуллина җитәкчелегендәге белем бирү учреждениеләре, укытучылар, белем бирү процессын оештырып кына калмыйча, мәктәпләрнең чыгарылыш сыйныф укучыларын мөстәкыйль тормышка, яңа икътисади шартларда һөнәри хезмәткә дә өйрәтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев