Мәгариф рубрикасы буенча яңалыклар
-
Удмуртиягә сәлам
Аксубайның универсаль технологияләр техникумы студентлары интернет-флешмобта катнаштылар. Проект кысаларында алар Удмуртия студентларын Студентлар көне белән котладылар һәм аларга сәламнәр юлладылар.
-
Минем булачак һөнәрем
Һөнәри яраклашу буенча айлык кысаларында мәктәпләрдә тематик дәресләр үтә. 3 нче Аксубай мәктәбенең 3 нче сыйныфында Татьяна Шугаева "Минем булачак һөнәрем" рәсми дәресе үткәрде. Балалар бик күп һөнәрләр белән таныштылар, викторинада катнаштылар, шигырьләр сөйләделәр, ә дәрес соңында һәркайсы, киләчәктә кем булырга теләвен белдереп, рәсем ясады.
-
Сайларга вакыт
Мәктәпләрнең чыгарылыш сыйныф укучыларына агымдагы елның Бердәм дәүләт имтиханнарында катнашуга гаризаны 1 февральгә кадәр тапшыру мөһим. Анда укучыларга нинди фәннәр буенча имтихан тапшырырга планлаштыралар, шуларны күрсәтергә кирәк. Рус теле һәм математика - мәҗбүри тапшырылырга тиешле фәннәр, калганнары сайлап алына һәм югары белем йортына укырга керүдә юллама булып тора. Быелгы чыгарылыш...
-
Татьяна көне
Гыйнвар аенда шатлыкларга күмелгән, үзенчәлекле язгы кәеф бүләк иткән көн бар - ул Татьяна көне - Студентлар көне. Бу бер үк көнгә чиркәү әһелләре дә, студентлар да дәгъва белдергән тарихтагы бердәнбер очрактыр, мөгаен. Өстәвенә аны ике як та үзенчә кабул итә. Борынгы заманда Татьяна көне - Татиана Римская исемле, тормышында...
-
Кошларга ярдәм итәләр
Кышкы салкыннарда безнең канатлы дусларыбызга кыенга туры килә. Орнитологлар белдергәнчә, кышын 70 процентка кадәр кошлар үлә! Салкыннан гына түгел, ачлыктан да. Кошларга кышкы салкыннарны җиңелрәк кичерергә ярдәм итәр өчен "Һәр кошчыкның - үз җимлеге" экологик акция старт алды. Аңа Савгач урта мәктәбе укучылары да кушылды. Монда "Алтын куллар" түгәрәге эшләп...
-
Сорауларны күзәтчелек хезмәтенә
Аксубайлылар үзләрен кызыксындырган сорауларны Рособрнадзорга юллый ала. 15 февральдә Белем бирү һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте җитәкчесе Сергей Кравцов ведомствоның Мәгълүмати-вәзгыять үзәгендә дәүләт йомгаклау аттестациясе буенча ата-аналар белән Бөтенроссия очрашуы үткәрә. Рособрнадзор җитәкчесе һәм белгечләр ата-аналарның БДИ һәм ДЙАны оештыру һәм үткәрүгә, ДЙА материалларына, минималь баллар исәбенә һ.б. кагылышлы...
-
Евробәйге җиңүчеләре
Яңадумалылар Халыкара "Евробәйге"нең төбәк этабында үзләренең яшь категориясендә җиңү яуладылар. Мәктәпкәчә яшьтәге учреждениегә йөрүчеләр Айгөл Хәбибуллина, Алия Вәлиуллина һәм 11 сыйныф укучылары Рузил Мингатин, Булат Рәхмәтуллин, Ильмира Шәфигуллина "Балалар иҗатында табигать образлары" бәйгесендә үзләренең эшләрен тәкъдим иттеләр. Декоратив-кулланма сәнгатьтә аларның эшләре - ипи савыты, җилпәзә, агач курчак, "Йомырка сала торган...
-
Тукландыру хакында
Район үзәге мәктәпләрендә балаларны тукландыруны оештыру мәсьәләләренә багышланган җыелышлар булып үтте. Без мәктәпләрнең акрынлап тукландыру өчен акчаны банк аша күчерү юлын сайлаячагы хакында язган идек. Агымдагы елның 1 гыйнварыннан район үзәгендә укучы балаларның әти-әниләре һәр айның 20сенә кадәр киләсе айга балаларның туклануы өчен банктан акча күчерәчәк. Мисалга, 20 гыйнварга кадәр...
-
Балалар бакчасына түләү арта
Яңа елдан балалар бакчасына ата-ана түләүләре кыйммәтләнә. Арту 8 процент, икенче төрле әйткәндә, 200-250 сум тәшкил итә. Түләү күләме бакчаның категориясе һәм эш режимына, гаиләдә балалар санына бәйле булачак. Мисалга, әгәр моңа кадәр 12 сәгатьлек эш режимындагы (5 көнлек) балалар бакчасына йөргән 5 яшьлек бала өчен 2691 сум түләргә туры...
-
Бүләк иясен тапты
Аксубай районыннан яшь егет "Куйбышев - запас башкала" күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Яң ел алдыннан бу бүләкне Иске Мокшино мәктәбенең чыгарылыш укучысы 18 яшьлек Олег Вишняковка тапшырдылар. Аның башлангыч тарихы шундый: берничә ел элек Олег үзенең дусты Ринат Сөләйманов белән геройларга хас гамәл кылдылар: алар елгада баткан малайны коткардылар. Иске...
-
Барысы да тапшырган
Декабрь башында уздырылган йомгаклау иншасын 147 укучы язды. Аксубай районында барлык чыгарылыш укучыларының да инша буенча нәтиҗәләре яхшы. "Аң һәм хис" юнәлеше быел укучылар арасында иң популяр тема булды. Икенче урында - "Намус һәм намуссызлык", өченче урында - "Дуслык һәм дошманлык". Йомгаклау иншасы быел өченче тапкыр үткәрелә. Аны уңышлы язу...
-
Саф һавада оештырылган уеннар
Мәктәптән тыш эшләр үзәге яңа ел каникулларында үзәк мәйданда балалар өчен төрле уеннар оештырды. Күңелле отышлар, дәртле уеннар, бәйгеләр, сабыйларның шат авазлары үтеп йөрүчеләрне үзләренә җәлеп иттеләр, алар да уйнаучыларга рәхәтләнеп кушылдылар. Балалар һәм өлкәннәр төгәллектә, җитезлектә, көчлелектә көч сынаштылар. Җиңүчеләр призлар алдылар.
-
Яшь армиячеләр слеты
Аксубай лицееның иң яхшы яшь армиячеләре "Яшь армия" төбәк бүлегенең II слетында катнаштылар. Ул "Патриот" яшьләрне спорт-патриотик һәм армиягә кадәр әзерләү республика үзәге һәм Казан югары хәрби танк училищесы базасында үтте. Аксубай Яшь армиячеләр отрядын муниципаль штаб җитәкчесе Алексей Никитин һәм мәгариф бүлеге җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Гөлнур Идиятова...
-
Кайсы Һөнәр дә яхшы
Аксубайда район җитәкчелеге, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, мәгариф бүлеге ярдәмендә белем бирү хезмәтләре ярминкәсе үткәрелде. Уку биналары һәм аларга укырга керү турында мәгълүматлар алу максатыннан җыелган районның чыгарылыш укучыларына Аксубайның 2 нче мәктәбе ишекләрен кунакчыл ачты. Быел Татарстанның унбиш югары һәм урта белем бирү бинасы тәкъдим ителде. Фойеда эшләгән...
-
Киләчәккә юллама
Аксубайның 2 нче мәктәбе укучысы Никита Убейкин һөнәрләр турында инша республика бәйгесенең җиңүчесе булды. Бүләкләү тантанасы "Аҗаган" Балалар үзәгендә үтте. Инша язу бәйгесе "2014-2020 елларга Татарстан Республикасы халкын эш белән тәэмин итү" программасының "2014-2020 елларга Татарстан Республикасында эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыру" өземтәсе чаралары кысаларында оештырылган. Бәйгенең финал этабында комиссия...