Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Яшьләр коррупциягә каршы

Халыкара коррупциягә каршы көндә Иске Ильдеряк мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары арасында Вероника Ижутова "Яшьләр ришвәтчелеккә каршы!" класс сәгате оештырды. Укучылар коррупция нәтиҗәләре, Россиядә һәм чит илләрдә аңа каршы көрәш алымнары турында мини проектлар тәкъдим иттеләр. Шулай ук коррупциягә каршы сәясәт буенча төрле хәлләрне сәхнәләштереп күрсәттеләр. Балалар әлеге тема буенча актив...

Халыкара коррупциягә каршы көндә Иске Ильдеряк мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары арасында Вероника Ижутова "Яшьләр ришвәтчелеккә каршы!" класс сәгате оештырды.

Укучылар коррупция нәтиҗәләре, Россиядә һәм чит илләрдә аңа каршы көрәш алымнары турында мини проектлар тәкъдим иттеләр. Шулай ук коррупциягә каршы сәясәт буенча төрле хәлләрне сәхнәләштереп күрсәттеләр. Балалар әлеге тема буенча актив әңгәмә кордылар, үз фикерләрен белдерделәр. Чарада ришвәтчелеккә каршы торуда район башлыгы ярдәмчесе Эльмира Крайнова да катнашты. Ул укучыларга активлыклары өчен рәхмәт әйтте, әлеге темага бәйле алар белән әңгәмә корды. Ришвәтчелеккә каршы символлар төшерелгән магнитлар һәм блокнотлар өләште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев