Лаеклы стипендия
Аксубай талибәсе Президент стипендиясенә лаек булды. Татарстан Республикасы Президенты әмере белән яхшы укыганы, фәнни-гамәли конференцияләрдә һәм фән олимпиадаларында җиңүләргә ирешкәне һәм призлы урыннарны яулаганы өчен Аксубай универсаль технологияләр техникумында белем алучы Гөлшат Сәгыйровага махсус дәүләт стипендиясе билгеләнде. Гөлшат "Тармаклар буенча коммерция" белгечлеге буенча өченче курста белем ала. Өстәвенә яхшы билгеләргә...
Аксубай талибәсе Президент стипендиясенә лаек булды.
Татарстан Республикасы Президенты әмере белән яхшы укыганы, фәнни-гамәли конференцияләрдә һәм фән олимпиадаларында җиңүләргә ирешкәне һәм призлы урыннарны яулаганы өчен Аксубай универсаль технологияләр техникумында белем алучы Гөлшат Сәгыйровага махсус дәүләт стипендиясе билгеләнде.
Гөлшат "Тармаклар буенча коммерция" белгечлеге буенча өченче курста белем ала. Өстәвенә яхшы билгеләргә генә укый, бәйге һәм олимпиадаларда актив катнаша һәм җиңүләр яулый.
Ул җәмгыять белеме буенча Бөтенроссия дистанцион олимпиадада икенче урын өчен диплом, "Гаҗәеп ил" Халыкара талантлар бәйгесендә III дәрәҗә лауреат дипломы, "Һөнәри белем алуда педагогик идеяләр һәм технологияләр" гомумроссия бәйгесенең I дәрәҗә дипломы һәм күпсанлы башка бүләкләр иясе.
Гөлшат спорт белән дә шөгыльләнә. Өстәл теннисы белән мавыга. "Физик камилләшү" олимпиадасында катнашты. Инглиз телен өйрәнә. Студентлар үзидарәсе лидерлары өчен "Студентлар лигасы" мәктәбендә белемен камилләштерә.
Талантлы кеше һәр эштә дә өлгер, дигән сүзләр Гөлшат Сәгыйровага бик тә туры килә. Президент исеменнән бер тапкыр бирелә торган махсус стипендиягә ул үзенең үҗәтлеге, тырышлыгы, белеме белән лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев