Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Тарихны яхшы белүчеләр

Аксубайның 2 нче гомумбелем бирү мәктәбендә II тарихи-җәмгыять белеме турнирының финалы үтте. Анда зональ турларда җиңүчеләр һәм хуҗалар командасы катнашты. Финал 10 турны үз эченә алып, Россиянең XVIII гасырга кадәр, урта гасырлар тарихы, Татарстан тарихы һәм җәмгыять белеме буенча биремнәр бирелде. Көрәш нәтиҗәләре буенча Аксубай лицееның "Борынгы греклар" командасы (җитәкчесе...

Аксубайның 2 нче гомумбелем бирү мәктәбендә II тарихи-җәмгыять белеме турнирының финалы үтте.

Анда зональ турларда җиңүчеләр һәм хуҗалар командасы катнашты. Финал 10 турны үз эченә алып, Россиянең XVIII гасырга кадәр, урта гасырлар тарихы, Татарстан тарихы һәм җәмгыять белеме буенча биремнәр бирелде. Көрәш нәтиҗәләре буенча Аксубай лицееның "Борынгы греклар" командасы (җитәкчесе Светлана Пахомова) II тарихи-җәмгыять белеме турнирының финал җиңүчесе булды. 2 нче Аксубай гомуми белем бирү мәктәбенең "Союз" командасы (җитәкчеләре Энҗе Туктарова һәм Геннадий Горбунов) икенче урынны яуладылар. Өченче урын Савгач төп мәктәбенең "Мушкетерлар" командасында (җитәкчеләр Олеся Кириллова һәм Александр Музилеев) Иске Тимошкино мәктәбенең "Бердәмлек" командасы (җитәкчесе Николай Тербуков) "Тарихи гыйлемне саклаучылар" номинациясендә җиңү яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев