Техникум – шәп башлангыч
Аксубай универсаль технологияләр техникумында Ачык ишекләр көне үтте. 44 еллык тарихы булган уку йортының мактанырлыгы бар. Һәр елны биредә 400дән артык кеше белем ала. Теоретик дәресләр өчен 26 кабинет, тегү, тимерче-эретеп ябыштыру, токарь цехлары җиһазланган, слесарьләр, столяр кабинетлары, уку хуҗалыгы, ындыр табагы, машина-трактор паркы бар. Китапханә, спортзал, тренажер, көрәш күнегүләре...
Аксубай универсаль технологияләр техникумында Ачык ишекләр көне үтте.
44 еллык тарихы булган уку йортының мактанырлыгы бар. Һәр елны биредә 400дән артык кеше белем ала. Теоретик дәресләр өчен 26 кабинет, тегү, тимерче-эретеп ябыштыру, токарь цехлары җиһазланган, слесарьләр, столяр кабинетлары, уку хуҗалыгы, ындыр табагы, машина-трактор паркы бар. Китапханә, спортзал, тренажер, көрәш күнегүләре өчен заллар, актлар залы, тулай торак эшли.
Педагоглар коллективы белем бирү сыйфатын күтәрүгә бөтен көчен куя. Техникумда эшләп килгән төрле түгәрәкләр укучыларның иҗади сәләтен ачуда зур роль уйный. Аларны тәҗрибәле укытучылар һәм производствога өйрәтү мастерлары җитәкли. Спорт та киң колач алган. Студентлар хоккей, баскетбол уйныйлар, өстәл теннисы, мини футбол, самбо белән шөгыльләнәләр, чаңгыда йөриләр, бер сүз белән әйткәндә, төрле дәрәҗәдәге көч сынашуларда Аксубай данын яклыйлар.
Техникум фойесында ссузда тәкъдим ителгән белгечлекләр турында сөйләүче киң күләмле күргәзмә урын алган. Икенче курс талибәсе Ирина Яковлева татар милли ашы -"кош теле"н әзерләү буенча мастер-дәрес бирде, Алена Нуриева токмач кисү нечкәлекләренә өйрәтте (бу эштә пычакның шуып йөргән тавышы да билгеләнешкә ия икән). Иван Макаров, хәтта иттарткычтан чыгарылган иткә кул белән кагылмыйча, зразыны ничек әзерләргә кирәклеген күрсәтте. Өченче курста белем алучы Роман Осипов, тормоз кранын сүтеп-җыйды. Производствога өйрәтү мастеры Андрей Бикмуллин күргәзмәдә үзенең иҗат җимешләрен - арыслан һәм ябалак белән аюны тәкъдим итте һәм алар шунда ук сэлфи өчен төп экспонатка әверелделәр.
Эретеп ябыштыручылар төркеме төзелештә һәм механикалаштыруда кирәкле булган әйберләрне әзерләгәннәр. Икенче катта чәчәк үсентеләре күргәзмәсе урын алган.
- Быел без район үзәгенең Мазилин урамын тулысынча матурлау өчен сальвиянең 35 төрен үстерергә планлаштырабыз, - дип сөйли АТУТ методисты Роза Сәхабетдинова.
Ачык ишекләр көне актлар залында дәвам итте.
- Без әлеге уку бинасындагы үзгәрешләргә шатланып бетә алмыйбыз, - дип сәламләде район башлыгы Камил Гилманов. - Материаль-техник база яхшыра, техникумның йөзе үзгәрә. 2018 елда техникум Чыганаклар үзәге программасына кертеләчәк. Белем бирүгә килгәндә, техникум илебезгә кирәкле, таләп зур булган белгечләр әзерли. Биредә һөнәри белем алган күпчелек җитәкчеләр, тормышта зур казанышларга ирештеләр.
- Техникум безнең районда җитештерүнең барлык тармаклары өчен кадрлар әзерли дияргә була, - дип билгеләп үтте мәгариф бүлеге җитәкчесе Әминә Вәлиуллина. - Әлеге социаль яраклашудан чыгып, дөньядагы заманча үсеш шартларында хәзер безнең республикада да урта һөнәри белем бирүгә югары таләпләр куела. WorldSkills һәм JuniorSkills бәйгеләре шул турыда сөйли. Һәр елны аларда катнашып, үзеңне республика дәрәҗәсендә таныту үтә дә мөһим.
- Техникумның эшчәнлек юлы озын һәм мактаулы, - дип чыгыш ясады АТУТ директоры Фәрхат Аюпов. - Безнең чыгарылыш укучылары Мәскәүдә, Германиядә, Македониядә, Казанда "Ривьера" рестораннары челтәрендә эшлиләр. Студентлар сугыш ветераннарына ярдәм итәләр. Район үзәген ямьләндереп торган чәчкәләр техникумда үстерелә.
Директор техникумда белем алу өстенлекләре, стипендия, өч тапкыр бушлай тукландыру хакында сөйләде. Студентлар ВС категорияле машина йөртү һөнәренә бушлай укыйлар. Яңа уку елыннан техникумда белем алучының бер гаилә әгъзасы әлеге категорияләргә бушлай уку мөмкинлеге алачак. Ләкин бу акция бары тик Аксубай районында яшәүчеләргә генә кагыла. Фәрхат Аюпов шулай ук студентларның казанышлары, Президентның махсус стипендиясен алу (Гөлшат Сәгыйрова кебек) мөмкинлекләре турында сөйләде.
Инвесторлар да чыгыш ясадылар. Алар АТУТта белем алган укучыларның югары профессиональлеген ассызыклап, аларны эшкә урнаштырырга әзер булуларын белдерделәр.
Техникум укытучылары һәм студентлар концерт программасы әзерләгәннәр. Сәхнәдән татар, рус, чуаш телләрендә җырлар яңгырады. Мөгаллимә Ольга Елисеева инглиз телендә җыр башкару осталыгын күрсәтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев