Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Кулинар осталык өчен бүләк

Аксубай универсаль технологияләр техникумы талибәсе Ләйсән Исхакова Юныс Әхмәтҗанов истәлегенә уздырылган татар халык ашлары осталыгы бәйгесеннән югары профессиональлек өчен Диплом белән кайтты. Кулинария сәнгате буенча ярышлар башкалабыз Казанда үтте. Бәйге Ленин һәм Халыклар Дуслыгы ордены бүләкләре лауреаты, татар кулинариясе буенча бик күп китаплар авторы Юныс Әхмәтҗановның тууына 90 ел тулуга...

Аксубай универсаль технологияләр техникумы талибәсе Ләйсән Исхакова Юныс Әхмәтҗанов истәлегенә уздырылган татар халык ашлары осталыгы бәйгесеннән югары профессиональлек өчен Диплом белән кайтты.

Кулинария сәнгате буенча ярышлар башкалабыз Казанда үтте. Бәйге Ленин һәм Халыклар Дуслыгы ордены бүләкләре лауреаты, татар кулинариясе буенча бик күп китаплар авторы Юныс Әхмәтҗановның тууына 90 ел тулуга багышланды. Һөнәри мәйданчыктагы ярышлар бүгенге чорда татар милли аш-суының сыйфатын күтәрү, татар милли ашларын популярлаштыру, аларны әзерләү осталыгына караган идеяләрне киң җәмәгатьчелеккә танытуны максат итеп куйды. АТУТ директоры Фәрхат Аюпов, укытучы һәм мастер Гөлназ Сөләйманова бәйге катнашучысын югары дәрәҗәдә әзерләгәннәре һәм һөнәри хезмәттәшлекне хуплаганнары өчен Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев