Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Укытучылар ГИАга әзерләнделәр

Аксубайның 2 нче мәктәбендә үткән семинар тарих укытучылары өчен файдалы булды. Семинарга Белем бирүне үстерү институты методисты Рузилә Вәгыйзова һәм БДИ һәм төп дәүләт имтиханнарына әзерлек буенча уку-методик әсбаплар авторы Роман Пазин килде. Тарих укытучысы курсларын тыңларга республиканың сигез районыннан мөгаллимнәр җыелды. Семинарда тарих буенча КИМнардагы үзгәрешләргә җентекле анализ ясалды,...

Аксубайның 2 нче мәктәбендә үткән семинар тарих укытучылары өчен файдалы булды.

Семинарга Белем бирүне үстерү институты методисты Рузилә Вәгыйзова һәм БДИ һәм төп дәүләт имтиханнарына әзерлек буенча уку-методик әсбаплар авторы Роман Пазин килде. Тарих укытучысы курсларын тыңларга республиканың сигез районыннан мөгаллимнәр җыелды. Семинарда тарих буенча КИМнардагы үзгәрешләргә җентекле анализ ясалды, укучыларны йомгаклау аттестациясенә һәм 5-11 сыйныф укучыларын Бөтенроссия тикшерү эшләренә әзерләү буенча киңәшләр бирелде. Үтә катлаулы биремнәрне, тарих буенча БДИга кертелгән культура сорауларын уртага салып тикшерделәр. Күнекмә эшләнмәләр, дидактик әсбаплар, гомумән, мөһим мәсьәләләр хакында сөйләштеләр. Семинар тәмамланганнан соң катнашучылар сертификатлар алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев