Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Иң яхшылар унлыгында

Балаларга тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсе педагогларының һөнәри осталыгы Республика бәйгесе нәтиҗәләре билгеле булды. Исегезгә төшерәбез, безнең районнан өч мөгаллим зональ турны үтеп, төбәк турына кергәннәр иде. Яр Чаллыда бәйге финалы узды. Бәйге барган ике көн нәтиҗәләре буенча Аксубайның 2 нче мәктәбеннән Светлана Башатова "Педагог-оештыручы" номинациясендә катнашучы таныклыгына ия...

Балаларга тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсе педагогларының һөнәри осталыгы Республика бәйгесе нәтиҗәләре билгеле булды.

Исегезгә төшерәбез, безнең районнан өч мөгаллим зональ турны үтеп, төбәк турына кергәннәр иде. Яр Чаллыда бәйге финалы узды. Бәйге барган ике көн нәтиҗәләре буенча Аксубайның 2 нче мәктәбеннән Светлана Башатова "Педагог-оештыручы" номинациясендә катнашучы таныклыгына ия булды. Ә "Иң яхшы мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары" һәм "Иң яхшы өстәмә белем бирү педагогы" номинацияләрендә район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Гөлнур Идиятова һәм Кәкре Күл мәктәбе директоры Наталия Воронина иң яхшы унлыкка керделәр һәм бәйге лауреатлары булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев