Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Рөстәм Ибраһимов: “Әгәр балалар ышаныч белдергәннәр икән – без аларның иминлеген тәэмин итәргә тиеш“

Аксубайда юл хәрәкәте иминлеге буенча комиссия утырышы ТР ЭЭМның ЮХИДИ Идарәсе җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Ибраһимов һәм юл хәрәкәте иминлеге нигезләрен тәэмин итү буенча ТР Хөкүмәте комиссиясе секретаре Азат Нургаязов катнашында үтте.

Утырыш эшенә имин юл хәрәкәте буенча комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Анатолий Горбунов җитәкчелек итте.

Рөстәм Ибраһимов районга сәфәрен, бу - планлы чара, дип белдерде. Агымдагы елда һәр шәһәрдә һәм районда имин юл хәрәкәте буенча район комиссияләре утырышларын республика ведомстволары вәкилләре катнашында үткәрү күздә тотыла.

Юлларда иминлек, шул исәптән - балаларны мәктәп автобусларында имин утыртып йөртү безнең районда фикер алышуның төп темасына әверелде.

Аксубай районының ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Нияз Гыймалетдинов ел башыннан район юлларында теркәлгән хокук бозулар һәм бу юнәлештә профилактик эшнең ничек куелуы хакында хисап тотты.


Аксубай районында укучыларны белем бирү оешмаларына ташуны 15 автобус гамәлгә ашыра, алар 9 уку бинасы балансында тора. Автобуслар белән тәэмин итүне һәм хезмәт күрсәтүне Чирмешән автотранспорт предприятиесе гамәлгә ашыра. Автобусларның барысы да балаларны йөртүдә заманча таләпләргә туры китереп җиһазланган. Балаларны утыртып йөртү өчен автобусларны куллану срогы 10 елдан артык түгел. Быел мәктәп автобуслары паркы ике берәмлек Ford Transit автобуслары белән тулыланды - алар районга кайтты инде.


Мәгариф бүлеге җитәкчесе Әминә Вәлиуллина һәм аның чыгышын дәвам иткән - Чирмешән АТП директоры Илдус Хәлилов районда балаларны йөртүне оештыру хакында бәян иттеләр.

Рөстәм Ибраһимовны мәсьәләнең бөтен нечкәлекләре кызыксындырды - автобус йөртүчеләрне рейска чыгар алдыннан һәм рейстан соң медицина тикшерүенең ничек җайга салынуы, аның кем тарафыннан оештырылуы, мәгариф бүлеге тарафыннан контрольнең ни дәрәҗәдә алып барылуы һәм автобус шоферлары район дәүләт автомобиль инспекторлары тикшерүенә еш дучар булалармы.

- Автобус йөртүчеләренә кагылышлы мәсьәлә кискен тора - монда югары квалификацион йөртүчеләр кирәк. Шуның өстенә без үзләре дә, йөртүчеләре дә шикле абруйлы конторалар түгел, ә техника өчен җаваплылыкны тойсыннар өчен контракт килешүен ышанычлы, үзләрен яхшы оешма итеп танытканнарның гына отуын максат итеп куеп, республикадан автотранспортчылар белән балаларны йөртүгә килешү бер елга түгел, әйтик, өч яки биш елга төзүне үтенәбез.

ЮХИДИ штрафларын явыз ният белән түләмәүчеләргә карата эшнең ничек куелуы хакында суд башкару-приставы Оксана Черникова хисап тотты - ел башыннан әлеге маддә буенча ике транспорт чарасына арест салынган.

Мәктәп автобуслары проблемасына кабаттан әйләнеп кайтып, Рөстәм Ибраһимов мәктәп автобусларының туктап тору урынын, бүгенге көндәге кебек, мәктәпләр территорияләрендә түгел, ә бер урында оештыруны таләп итте, шулай ук автотранспорт паркының техник торышына карата да, медиклар тарафыннан тикшерү үткәрүгә бәйле дә күзәтүне көчәйтергә кирәклегенә басым ясады. Шоферларның алкоголь куллануын бары тик сертификацияләнгән алкотестер ярдәмендә генә тикшерү мөмкин. Рейска кадәр һәм рейстан соңгы тикшерүләргә килешүне коммерция фирмалары белән түгел, ә сәламәтлек саклау учреждениеләре белән төзергә.

- Балаларны йөртүгә килешүләрне тагын бер кат тикшерергә, энәсеннән алып җебенә кадәр чагыштырырга. Безнең эштә вак-төякләргә урын юк. Балалар - халыкның иң якланмаган катламы. Без машина йөртүчеләргә җәза бирүне максат итеп куймыйбыз. Әгәр балалар безгә ышаныч белдергәннәр икән - без бөтен яклап та аларның тулы иминлеген тәэмин итәргә бурычлы, - дип басым ясады Рөстәм Ибраһимов һәм районда - чокырлы ремонттан алып, бәйрәмнәр вакытында рейдларны көчәйтүгә, җинаятьләрне ачуга кадәр, юл хәрәкәте иминлеге эшендәге җитешсезлекләрне әйтеп үтте.

Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлек җитәкчесе Илнар Камалиев юлларда иминлек - ул бер көнлек кенә эш түгел һәм, әлбәттә инде, барлык профилактикалау хезмәтләрен дә кертеп, бердәм команда булып эш алып баруны таләп иткән четрекле мәсьәлә булуына басым ясады, тиздән Дәүләт автоинспекция хезмәткәрләре штатының яңа кадрлар белән тулылануы хакында да хәбәр итте.

Юл хәрәкәте иминлеге буенча комиссия рәисе Анатолий Горбунов, комиссия эшенә йомгак ясап, яңа уку елына кадәр барлык хилафлыкларның да бетерелүенә ышандырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев