Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Галимнәр һәм туган төбәкне өйрәнүчеләр очрашты

Шимбә көнне Түбән Татар Майнасы мәктәбе Татарстанның фәнни-мәдәни үзәгенә әверелде. Монда күренекле галимнәр, тарих фәннәре докторлары, музей җитәкчеләре, төбәк басмалары мөхәррирләре, сигез районның тарих укытучылары һәм туган төбәкне өйрәнүчеләре "Көнбатыш Кама аръягында урнашкан авылларның тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү проблемалары" фәнни-гамәли конференциядә катнаштылар. Аның эшендә АКШның Висконсинск университеты профессоры, тарих фәннәре...

Шимбә көнне Түбән Татар Майнасы мәктәбе Татарстанның фәнни-мәдәни үзәгенә әверелде.

Монда күренекле галимнәр, тарих фәннәре докторлары, музей җитәкчеләре, төбәк басмалары мөхәррирләре, сигез районның тарих укытучылары һәм туган төбәкне өйрәнүчеләре "Көнбатыш Кама аръягында урнашкан авылларның тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү проблемалары" фәнни-гамәли конференциядә катнаштылар. Аның эшендә АКШның Висконсинск университеты профессоры, тарих фәннәре докторы Юлай Шамилуглының катнашуы аңа халыкара конференция статусы бирде.

- Аксубай - күп милләтле төбәк, - диде сәламләү чыгышында район башлыгы Камил Гилманов. - Бездә Берничә гасырлык тарихы булган авыллар бихисап. Туган якны өйрәнүчеләр тарихны актив үзләштерәләр, архивлар белән тыгыз хезмәттәшлектә эшлиләр. Эзләнү эшчәнлеге үсеш алган. Һәр мәктәптә диярлек музей бар. Шулай да табылмаганнары, эзләнмәгәннәре дә күп әле. Археологлар, тарихчылар өчен эш җитәрлек.

Ул безнең педагоглар белән тыгыз хезмәттәшлектә булганнары өчен галимнәргә рәхмәт белдерде, катнашучыларга эшләрендә уңышлар юлдаш булуын теләде. Өченче буын америкалы, галим Юлай Шамилуглы Идел буе халыкларының тарихын һәм мәдәниятен ничек өйрәнә башлавы хакында татар телендә бик матур итеп сөйләде, чуаш телендә аралаша белүен дә күрсәтте.

- Авыллар тарихы озак вакыттан бирле өйрәнелсә дә, аларга тиешле игътибар бирелмәде, - дип билгеләп үтте Мәрҗәни исемендәге институтның татар-болгар цивилизациясе тарихы бүлеге мөдире Альберт Борханов. - Хәзер исә төбәк тарихының абруе үсте. Укытучылар, туган төбәк тарихын өйрәнүчеләр, музей хезмәткәрләре тыгыз хезмәттәшлек итә башладылар. Тарихи-мәдәни һәм табигый мирасны өйрәнү һәм саклау - безнең уртак бурычыбыз. Зональ туган якны өйрәнүчеләр төркемнәренә берләшеп, мәктәп укучыларын һәм студентларны фәнгә тартсак яхшы булыр иде.

Мәдәни һәйкәлләрне саклауда актив булышлык күрсәткән туган төбәкне өйрәнүчеләргә ул Бөтендөнья татарлар конгрессы исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды. Түбән Татар Майнасы мәктәбе директоры Рафыйк Насыйров та шулар арасында.

Пленар өлештә "Россиянең туган якны өйрәнүчеләре союзы" вәкиле Вячеслав Колесников, тарих фәннәре докторлары Дамир Исхаков һәм Фаяз Хуҗин, тарих фәннәре кандидатлары Фәүзия Бәйрәмова, Җәмил Мөхаммәтшин чыгыш ясадылар. ТР археология музее мөдире Асия Мөхаммәтшина археологик экспонатларны рәсмиләштерү нормативы аспектларына тукталды. Археология институтының өлкән фәнни хезмәткәре Наил Нәбиуллин археология экспонатларын рәсмиләштерү кирәклеген ассызыклады. Этногенеалогик тикшеренүләрдә хромосом анализын куллану тәҗрибәсе белән аспирант Мәгъсум Акчурин бүлеште. Пленар өлеш Рафыйк Насыйров чыгышы белән төгәлләнде. Ул игътибарны туган төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең язмаларына юнәлтте. Теләсә кайсы тарихи күзаллауны да архивлар, тарих институты мөгаллимнәре белән чагыштырырга кирәк, дип ассызыклады ул.

Алга таба эш секцияләр буенча алып барылды. Тулаем, модераторлар да, катнашучылар да чараның яхшы оешканлыгын билгеләп үтеп, конференция хуҗаларына җылы каршылаганнары өчен рәхмәт әйттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев