Рәшит Хәмәдиев чишмәсе
Аксубай төбәге чишмәләргә бик бай. Рәшит Сәет улы Хәмәдиевның кече ватанында - Батыр авылындагы чишмә аның теләге белән иң беренчеләрдән булып төзекләндерелде. Хәзер ул аксубайлыларның иң яраткан ял итү урыннарының берсе булып тора. Рәшит Сәет улы Хәмәдиев югары урыннарда эшли. 1999-2003 елларда Яр Чаллы шәһәр администрациясе башлыгы булып эшли. Районда...
Аксубай төбәге чишмәләргә бик бай.
Рәшит Сәет улы Хәмәдиевның кече ватанында - Батыр авылындагы чишмә аның теләге белән иң беренчеләрдән булып төзекләндерелде. Хәзер ул аксубайлыларның иң яраткан ял итү урыннарының берсе булып тора.
Рәшит Сәет улы Хәмәдиев югары урыннарда эшли. 1999-2003 елларда Яр Чаллы шәһәр администрациясе башлыгы булып эшли. Районда булган күп кенә социаль объектлар төзелеше, газлаштыру, икътисадый үсеш мәсьәләләре аның исеме белән бәйле. Биредә якташыбыз Рәшит Хәмәдиевның истәлегенә һәйкәл куелган. Чишмәгә килгән һәрбер кеше тәмле чишмә суын авыз итеп, аны яхшы уйлар белән искә ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев