Салкыннар һәм җылыту сезоны башлану белән гадәттәгечә янгыннар куркынычы арта.
Кышны тулысы белән коралланып каршы алу өчен, Станислав Зайцев җитәкчелегендәге гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышта өстәмә куркынычсызлык чаралары турында карар кабул итте.
Авыл җирлекләре башлыклары алдына куелган төп бурыч – янгын сүндерү техникасының су чыганакларыннан өзлексез файдалануын тәэмин итү. Гидрантларга, сулыкларга һәм су башняларына барлык керү юллары чистартылырга һәм көзге-кышкы чорда йөрү хәлендә булырга тиеш.
Оешма, предприятие һәм торак-коммуналь хуҗалык җитәкчеләренә янгынга каршы су белән тәэмин итүгә тулы ревизия үткәрү йөкләнде. Гидрантлар җитәрлек булмаган урыннарда аларны урнаштырырга кирәк булачак. Янгын краннарының, сулыкларның торышы һәм биналардагы янгын сүндергечләрнең норматив исәбе дә шулай ук контрольдә. Суүткәргеч челтәрләрен реконструкцияләү барышында янгынга каршы су белән тәэмин итү элементлары проектка мәҗбүри рәвештә салыначак. Сулыкларга һәм гидрантларга техника урнаштыру өчен каты керү мәйданчыклары (пирслар) төзелергә тиеш.
Халык арасында профилактикага аеруча игътибар бирелә. Җирлек башлыкларына гражданнар җыеннарын һәр торак пунктта уздыру йөкләнде. Халыкка тагын бер тапкыр мич ягу һәм электр җиһазларыннан файдалану кагыйдәләре, шулай ук янгын сүндерүчеләрне ничек дөрес чакырырга кирәклеге турында искә төшерәчәкләр. Моның өчен барлык авыллар һәм аерым объектлар төзек телефон һәм радио элемтәсе белән тәэмин ителергә тиеш.
Район мәктәпләре һәм мәгариф бүлеге җитәкчеләренә тәрбия эшен көчәйтү йөкләнде. Уку йортларында өстәмә дәресләр узачак, аларда балаларга ут белән шаяруга юл куймау һәм янгын вакытында гамәлләр алгоритмы турында сөйләячәкләр.
Утырышта ассызыкланганча, хакимият, предприятие җитәкчеләре һәм халыкның уртак тырышлыгы белән генә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итәргә һәм алдагы салкын чорда гомерләрне саклап калырга мөмкин.
Нет комментариев