«Нежность» үзәгендә әниләргә үз куллары белән бүләкләр әзерләделәр
Соңгы яңалыклар

«Нежность» үзәгендә әниләргә үз куллары белән бүләкләр әзерләделәр

Әниләр көне алдыннан «Нежность» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә көндезге бүлеккә йөрүче үсмерләр өчен бәйрәмчә җылы очрашу узды.

Китапханәчеләр катнашучылар өчен танып белү һәм иҗади программа әзерләделәр. Балалар башта бәйрәм тарихы буенча сәяхәткә чыктылар: Россиядә һәм башка илләрдә Әниләр көненең кайчан һәм ничек барлыкка килүен белделәр, әниләрне хөрмәтләү традицияләре белән таныштылар. Шулай ук алар өчен иң кадерле һәм якын кешеләргә багышланган китапларның тематик җыентыгын тәкъдим иттеләр.

Иҗади мастер-класс очрашуга аерым атмосфера бирде. Китапханәчеләр җитәкчелегендә катнашучылар әниләргә үз куллары белән открыткалар ясадылар. Һәркем үз бүләген үзенчәлекле итәргә тырышты, аңа фантазия, тырышлык һәм күңелнең бер өлешен салды.

Очрашу барышында балалар ниндидер яңа нәрсәләр белеп кенә калмадылар, үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәттеләр, вакытларын файдалы уздырдылар һәм уңай хис-кичерешләр алдылар. Мондый дәресләр күзаллауны, вак моториканы һәм аралашу күнекмәләрен үстерергә ярдәм итә, ә иң мөһиме — уртак иҗат шатлыгы бүләк итә.

Әнигә мәхәббәт һәм кайгыртучанлык тою өчен кыйммәтле бүләк кирәкми дә бит. Кайчагында бала кулы белән ясалган иң гади открытка чын гаилә кыйммәтенә әверелә һәм үзендә иң җылы истәлекләрне саклый.

Фото Аксубай үзәк китапханәсе архивыннан.


Нет комментариев