Педагогик хезмәт ветераны Галина Пескаревага 96 яшь тулды.
Аның хезмәт биографиясе – дистә еллар буе һөнәргә тугрылык үрнәге.
Мөгаллимлеккә үз юлын ул сугыштан соңгы елларда башлый, 1943 елда Аксубай педучилищесына укырга керә. Аны 1946 елда тәмамлап, Удельное Енорускино авылында укыта башлый, параллель рәвештә Казан педагогия институтында югары белем ала. 1954 елдан башлап, лаеклы ялга чыкканчы, Аксубай мәктәпләрендә тарих һәм биология укытучысы булып эшли. Эшләгән елларында ул район халкының берничә буынына белем һәм тәрбия бирә.
Котлаулар белән ветеранга рәсми делегация килде. Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алексей Тимирясов Галина Пескаревага котлау хатын, шулай ук чәчәкләр һәм район җитәкчелегеннән бүләк тапшырды.
– Сезнең мәгариф үсешенә һәм балаларга тәрбия бирүгә керткән өлешегез бәяләп бетергесез, – дип ассызыклады Алексей Тимирясов, ветеранга ныклы сәламәтлек һәм озын гомер теләп.
Аксубай шәһәр тибындагы бистәсе башлыгы урынбасары Сергей Маклаков шулай ук бистә хакимияте исеменнән ветеранны җылы котлады.
Нет комментариев