ЮХИДИ инспекторы өлкәннәргә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында искәртте
Соңгы яңалыклар

ЮХИДИ инспекторы өлкәннәргә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында искәртте

Юлдагы куркынычсызлык һәр катнашучыга – машина йөртүчегә, пассажирга һәм җәяүлегә бәйле.

Аеруча игътибар таләп итә торган катлам – балалар һәм өлкәннәр, аларга яшьләре аркасында юл хәлен тиз бәяләп, мөмкин булган куркынычка реакция ясау авыррак булырга мөмкин.

Социаль хезмәт алучылар өчен тернәкләнү бүлекчәсендә профилактика бүлеге җитәкчесе, ТУ ГБУ БДД хезмәткәре Гөлфия Гыймалетдинова белән очрашу оештырылды.

Әңгәмә барышында катнашучылар машина йөртүчеләр, велосипедчылар һәм җәяүлеләр өчен юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерделәр. Гөлфия Гыйматлетдинова шулай ук Татарстандагы юл-транспорт һәлакәтләре статистикасын китерде, юл һәлакәтләренең нәтиҗәләре турында сөйләде һәм хәтта таныш урамны кичкәндә дә ни өчен кагыйдәләрне үтәү мөһимлеген искәртте.

Җәяүлеләрнең иминлегенә аерым игътибар бирелде. Өлкән яшьтәге кешеләргә юлны билгеләнгән урыннарда гына кичәргә, ашыкмаска, як-якка игътибар белән карарга һәм машиналар туктаган яки башка киртәләр аркасында машина юлына чыкмаска киңәш ителде. Тәүлекнең караңгы вакытында, машина йөртүчеләр җәяүлене ерактан күрсен өчен, яктылыкны кире кайтара торган элементларны куллану мөһим.

Фото «Нежность» КЦСОН архивыннан

Фикер алышканнан соң, юл билгеләрен белү буенча тематик уеннар узды. Уен формасында катнашучылар үзләренең белемнәрен тикшерә, юл билгеләренең мәгънәсен искә төшерә һәм файдалы кагыйдәләрне беркетә алдылар. Очрашу азагында аларга бүләкләр һәм яктылыкны кире кайтара торган элементлар тапшырылды.

Мондый чаралар юл хәрәкәте кагыйдәләрен аңлаешлырак итәргә ярдәм итә, ә иң мөһиме – игътибарлылык һәм саклык җитди күңелсезлекләрдән саклый ала.

Өлкән яшьтәге кешеләрнең иминлеге – уртак кайгырту. Машина йөртүчеләргә җәяүлеләр кичүләре, тукталышлар һәм өлкән яшьтәге кешеләр булган урыннар янында аеруча игътибарлы булу мөһим. Ә туганнарга даими рәвештә якыннарына гади саклык чаралары турында искә төшерергә һәм аларга урамнарда үзләрен ышанычлырак хис итәргә ярдәм итәргә кирәк.

Фото «Нежность» КЦСОН архивыннан.


Нет комментариев