27 ноябрьдә 18:00 сәгатьтә район мәдәният йортында шаяннар һәм тапкырлар клубының чираттагы сезонының беренче аккордлары яңгыраячак.
Район оешмалары һәм учреждениеләре хезмәткәрләре командалары бер сәхнәдә очрашып, иң зирәк коллектив исеме өчен көрәшәчәк.
Оештыручылар чын интеллектуаль шоу вәгъдә итә. Тамамашачыларны динамик программа көтә: коррупция темасына шаяртулар, музыкаль пародияләр, көтелмәгән импровизацияләр һәм бик күп уңай тәэсирләр.
КВНчыларга тамашачыларның ярдәме кирәк. Хезмәттәшләрегез, дусларыгыз һәм күршеләрегез өчен көч биреп торырга килегез. Актив рәвештә кул чабулар һәм плакатлар белән катнашучыларны хуплагыз – нәкъ менә сезнең энергия командаларга сәхнәдә ачылырга ярдәм итәчәк. Керү ирекле. Бу көзнең төп юмористик кичәсен калдырмагыз!
Нет комментариев