Аксубай «сәлкешләрен» котларга республика хәрәкәтенең билгеле шәхесләре, шулай ук Әлки һәм Түбән Кама «Сәләт-Адымнар» клубларыннан делегацияләр һәм республика мәйданчыклары кураторлары килде. Зур чара йөзләгән балаларны, остазларны һәм ата-аналарны берләштерде.

Символик башлангыч
Бәйрәм символик очрашу белән башланды: милли киемнәрдәге яшь буын олы кунакларны өч телдә – татарча, русча һәм чуашча сәламләде. Үзәк мәйданы ачык лабораториягә әйләнде. Кунакларны беренчеләрдән булып татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әлфирә Галиева җитәкчелегендәге «Туфанчылар классы» укучылары каршы алды. Мөгаллимә делегацияне сыйныф тормышы белән таныштырды һәм үзенең авторлык китапларын тәкъдим итте. Интеллектуаль уеннардан башка да булмады: яшьләр хәрәкәте катнашучылары шахматта үз осталыкларын күрсәттеләр, ә Җәүдәт Сөләйманов шәхсән бер яшь шахматчы белән партия уйнады.

Интерактив мәйданчыкларда Аксубай «сәлкешләре» традицияләр һәм технологияләр юнәлешендәге проектларны тәкъдим иттеләр. Бер урында балалар программалаштыру нигезләрен, ясалма интеллект эшен һәм өйрәнү дроннарын очыру күнекмәләрен ышанычлы күрсәтсә, янәшәдә оста чигелгән һәм бәйләнгән әйберләр белән тулыландырылган декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсе тәкъдим ителде.

Ун ел эчендә клуб чын талантлар үстерүче һәм кыю яшьләр инициативаларын тормышка ашыру мәйданчыгына әверелде.
– Клубны башлап җибәргән һәм аның үсешенә өлеш кертүне дәвам итүче һәркемгә рәхмәт: остазларга, педагогларга, ата-аналарга һәм оештыручыларга, – диде Җәүдәт Сөләйманов залга мөрәҗәгать итеп. – Район җитәкчелегенә, мәктәп директоры Җәмилә Вәлиевага, Рушания һәм Айдар Моратшиннар гаиләсенә инициативалары һәм максатчанлыклары өчен аерым рәхмәт. Сез монда берләшкәнсез, сез – бер гаилә кебек. Иң мөһиме – безнең хәрәкәт алга таба да үссен.

Район башлыгы Алмаз Мингулов катнашучыларны юбилей белән җылы котлады:
– Сез – безнең район горурлыгы, – диде ул. – Сезгә яңа казанышлар, якты проектлар һәм ышанычлы җиңүләр телим. Үсешегезне дәвам итегез, югары бурычлар куегыз һәм аларны хәл итүгә ирешегез. Район һәрвакыт сезнең инициативаларыгызны хуплаячак! Юбилей белән, «Сәләт-Аксубай»!
Район башлыгы иң актив остазларга һәм тәрбияләнүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырды, аларның яшьләр инициативаларын үстерүгә керткән бәяләп бетергесез өлешләрен билгеләп үтте.

Иҗади бүләк
Тамашачыларга иҗади бүләкне хәрәкәттә катнашучылар, шул исәптән бу хәрәкәттә үскәннәр, ә хәзер республика югары уку йортларында һөнәр үзләштерүчеләр үзләре әзерләде. Алар бу хәрәкәттәге беренче адымнарын җылылык белән искә алдылар, җитәкче Рушания Моратшинага рәхмәт әйттеләр Залдагы мохит гаять җылы һәм күңелле иде. Клубның юбилее зур һәм тату гаилә очрашуы буларак узды, анда остазларның зирәклеге яшьлекнең чиксез энергиясе белән гармонияле үрелеп барды.
Бәйрәм, «Сәләт» хәрәкәтенең ачык йөрәкләр һәм чиксез мөмкинлекләр территориясе булуын тагын бер кат исбатлап, үзенең ихласлыгы, якты хисләре һәм бердәмлек тойгысы белән озакка истә калачак.
Нет комментариев