Районда яшәүче А. Кондратьев исерек килеш автомобиль руле артына утырган өчен административ җаваплылыкка тартылган.
Хокук бозу 2026 елның 26 сентябрендә, 19:15 сәгатьтә, Иске Савруш авылының Үзәк урамында ачыкланган. Инспекторлар “Хонда” автомобилен туктатканнар.
Йөртүчедә исереклек билгеләре булган.
Үткәрелгән тикшерү сулаган һавада алкоголь булуын раслаган. Прибор күрсәткечләре 0,259 мг/л тәшкил иткән. Йөртүче тикшерү нәтиҗәләре белән килешкән, гаебен таныган.
Аксубай суд районы 2 нче суд участогының җәмәгать судьясы, тәкъдим ителгән материалларны һәм дәлилләрне өйрәнеп, ир-атны РФ КоАПның 12.8 маддәсенең 1 нче өлеше буенча гаепле дип тапкан.
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен аңа 45 мең сум күләмендә административ штраф һәм 1 ел 6 айга транспорт чараларын йөртү хокукыннан мәхрүм итү җәзасы билгеләнгән.
Суд карары законлы көченә кергән.
Нет комментариев