2026 елның 15 ноябрендә Аксубай бистәсенең Киров урамында зур янгын чыккан. Янгын хуҗалык корылмаларында башланган һәм түбә аша шәхси торак йортка күчкән.
Янгын нәтиҗәсендә бер түбә астында торган ике гараж һәм сарай янып беткән. Милеккә зур зыян килгән: гараж эчендә булган ике җиңел машина да янган. Торак йортның түбәсе дә нык зыян күргән. Бәхеткә каршы, ялкын телләре торак бүлмәләренә үтеп керергә өлгермәгән
– Фаҗиганең фаразланган сәбәбе – электр җиһазларын техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу, – дип билгеләп үтте Аксубай һәм Нурлат районнары буенча ОДН һәм ПР өлкән тикшерүчесе, эчке хезмәт майоры Рәсим Исламов. – Бу янгыннарның иң еш һәм хәйләкәр сәбәпләренең берсе, ул челтәрнең артык йөкләнүе яки төзексез приборлар куллану белән бәйле.
2026 ел башыннан район территориясендә 25 янгын чыккан (узган елның шул чорына карата – 36), шуларның 2се коры үлән һәм чүп-чар януы белән бәйле. Янгыннарда 4 кеше һәлак булган (узган елның шул чорына карата – 1), 1 кеше имгәнгән (узган елның шул чорына карата – 2).
Нет комментариев