Спорт
Уңышлы чыгыш ясадылар
Район җыелма командасы Өченче Республика Спартакиадасыннан алтынчы нәтиҗә белән кайтты.
Әлеге гаять зур спорт чарасында 29 район командасы катнашты. Безнең ветеран-пенсионерларыбыз спортның бөтен төрләрендә дә лаеклы чыгыш ясадылар. Гомуми физик әзерлек күнегүләрендә «бронза» призер иясе булган һәм озынлыкка сикерүдә дүртенче урынны алган Елена Прокопьева команда копилкасына үзеннән зур өлеш кертте....
Район җыелма командасы Өченче Республика Спартакиадасыннан алтынчы нәтиҗә белән кайтты.
Әлеге гаять зур спорт чарасында 29 район командасы катнашты. Безнең ветеран-пенсионерларыбыз спортның бөтен төрләрендә дә лаеклы чыгыш ясадылар. Гомуми физик әзерлек күнегүләрендә «бронза» призер иясе булган һәм озынлыкка сикерүдә дүртенче урынны алган Елена Прокопьева команда копилкасына үзеннән зур өлеш кертте. Иң көчлеләр бишлегенә ветеран-педагоглар Георгий Горбунов (йөзтүбән яткан килеш гәүдәне төз тоту), Геннадий Якимов (озынлыкка сикерү); спорт ветераннары Лидия Горбунова (йөзү) һәм Анатолий Калмыков (400 метрга йөгерү) иң яхшы тугыз катнашучы исәбенә керделәр. Галина Макаренкова һәм Анатолий Калмыков- теннис буенча, Кираметдин Шәязданов һәм Ирина Крюкова-ук ыргыту, Михаил Мулеев-ир-атлар арасында күнегүләр ясау, Мария Зайцева йөгерү буенча ни дәрәҗәдә көчле һәм нык ихтыярлы булуларын күрсәттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев