Аксубай муниципалларын республика турнирында өченче урын өчен бүләкләделәр
Спорт

Аксубай муниципалларын республика турнирында өченче урын өчен бүләкләделәр

Район Советында муниципаль хезмәткәрләр арасында Болгар шәһәрендә узган мини-футбол ярышлары йомгаклары буенча бүләкләү булды.

Ярышларда Татарстан муниципаль районнарыннан 12 команда катнашты. Аксубай муниципаль хезмәткәрләре командасы югары дәрәҗәдә чыгыш ясады, яхшы әзерлек һәм бердәмлек күрсәтте, нәтиҗәдә бронза призер булды.

Алмаз Мингулов команда вәкиле Рәсим Фәхретдиновка өченче урын өчен Диплом тапшырды.

– Мондый казанышлар безнең районда өлкәннәр арасында да, үсеп килүче буын арасында да спортны һәм сәламәт яшәү рәвешен үстерүгә зур игътибар бирелүен раслый, – диде ул.

Фото Болгар редакциясе архивыннан.


Нет комментариев