Район мәдәният бүлеге җитәкчесе итеп Алия Сөләйманова билгеләнде.
Ул 2000 елның 21 ноябрендә Яңа Кармәт авылында туган. Аксубай 2нче урта мәктәбендә һәм сәнгать мәктәбенең вокал бүлегендә укыган, еш кына сәхнәдә ялгыз чыгышлар ясаган һәм тамашачыларның күңелен яулаган.
Алия 2019 елда Казан дәүләт мәдәният институтына «Халык сәнгать мәдәнияте» юнәлеше буенча бакалавриатка, «Этномәдәни үзәк җитәкчелеге» профиленә укырга керә, ә 2023 елда «Халык сәнгать мәдәнияте» юнәлеше буенча магистратурага, «Халык сәнгать культурасы өлкәсендә эксперт, педагог» профиленә укырга керә. Институтны 2025 елда тәмамлаганнан соң, район мәдәният йортында методист булып эшли.
Нет комментариев