Аксубай энергорайоны яңа оешмасының җитәкчесе билгеләнде
Соңгы яңалыклар

Аксубай энергорайоны яңа оешмасының җитәкчесе билгеләнде

Татарстан Республикасының «Электр челтәрләре» дәүләт унитар предприятиесендә Аксубай энергорайоны җитәкчесе итеп Алмаз Бакиров расланды.

Ул 1994 елның 23 сентябрендә туган, Аксубайның 1нче урта мәктәбен тәмамлаган, аннары Казан дәүләт аграр университетында (КДАУ) югары белем алган.

Аның һөнәри юлы – дәүләт хезмәте белән икътисадның реаль секторын берләштерү. Алмаз Минәсхәт улы РФ Кораллы Көчләре сафларында хезмәт иткән, районның авыл хуҗалыгы тармагында, шулай ук җирле үзидарә органнарында җаваплы вазифалар башкарган: Башкарма комитетны җитәкләгән һәм Аксубай шәһәр тибындагы бистәсе башлыгы урынбасары булып эшләгән. Элеккеге вазыйфасы – Аксубай автотранспорт предприятиесе генераль директоры.

Өйләнгән, хатыны белән ике бала тәрбиялиләр.


Нет комментариев