Аксубай туган якны өйрәнү музеенда яңа директор
Соңгы яңалыклар

Аксубай туган якны өйрәнү музеенда яңа директор

Район туган якны өйрәнү музее директоры итеп Ксения Ефимова билгеләнде.

Ул 1993 елның 18 сентябрендә Аксубайда туган. Аксубайның 3нче мәктәбен тәмамлаган.

Ксения Леонидовнаның һөнәри юлы мәдәният һәм иҗат белән тыгыз бәйле. Ул Казан дәүләт мәдәният университетын «Халык сәнгать иҗаты» белгечлеге буенча тәмамлаган. Җиде ел балалар сәнгать мәктәбендә хореограф булып эшләгән. Соңгы елларда Ксения Ефимова үзмәшгуль була, яшьләрнең буш вакытын оештыру өлкәсендә үз эшен үстерә.

Кияүдә, ире белән өч бала тәрбиялиләр.


Нет комментариев