Аксубай районыннан армиягә чакырылучыларның чираттагы партиясе Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының җыю пунктына юл тотты.

Болар:
- Кирилл Андреев (Иске Үзи авылы);
- Максим Васильев (Урмандеево авылы);
- Станислав Водышев (Иске Савруш авылы);
- Данила Гатин (Аксубай штб);
- Владимир Иванов (Аксубай штб);
- Рәнис Канәфин (Аксубай штб);
- Вячеслав Мельников (Иске Савруш авылы);
- Виталий Кириллов (Мюд поселогы);
- Алмаз Сәрвәртдинов (Иске Ибрай авылы);
- Антон Парфенов (Иске Кармәт авылы);
- Даниил Тимофеев (Федоровска поселогы);
- Руслан Шукуров (Яңа Аксубай авылы).
Иртән, район үзәге йокыдан уянып кына килгән вакытта, Хәрби Дан мемориалы янында халык җыелган иде инде. Хәрби хезмәткә чакырылучыларны тантаналы рәвештә озаттылар – һәлак булган сугышчылар истәлегенә куелган һәйкәл янында митинг узды.
Мәртәбәле кунаклар яңа армиягә алынучыларга үгет-нәсыйхәт сүзләре белән мөрәҗәгать иттеләр. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Станислав Зайцев егетләргә армиянең холыкны чыныктыра торган чын тормыш мәктәбе булуын искәртте.
– Сез – безнең киләчәгебез һәм горурлыгыбыз, – дип мөрәҗәгать итте булачак Ватан сакчыларына Станислав Зайцев. – Сезгә яшь буын тигезләнер. Ватанны саклаучы исемен лаеклы йөртегез.
Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Алмаз Шәйдуллин егетләргә уңышлар теләде.
– Бүген армия хезмәте – сафка әзерлек тә, катлаулы заманча техниканы үзләштерү дә. Сезнең барысын да бик тиз үзләштерүегезгә ышанам. Сезгә сәламәтлек, ышанычлы иптәшләр һәм гомерлеккә кала торган армия дуслыгы телим.
Үзәк хәрби округы инспекторы генерал-майор Анатолий Молоствов һәм «Ватанга хезмәт итәм» иҗтимагый оешмасы вәкиле Алексей Бобовтан да егетләргә җылы ярдәм сүзләре яңгырады.
Районда урнашкан күркәм традиция буенча, яшьләргә якыннары белән элемтәгә керү өчен кәрәзле телефоннар тапшырылды.
Нет комментариев