Узган ел Яңа Кармәт җирлеге өчен нәтиҗәле булган
Соңгы яңалыклар

Узган ел Яңа Кармәт җирлеге өчен нәтиҗәле булган

Монда авыл халкына дәүләт ярдәменең өлеше зур

Бүген шәхси ярдәмче һәм крестьян-фермер хуҗалыкларына ярдәм программалары гамәлдә. Узган ел җирлек территориясендә биш мини-ферма төзелгән. Аларны торгызуга республика хөкүмәте 3 000 000 сум акча бүлеп биргән.

«Аюпов Ф.Ф.» КФХсы һәм тагын биш шундый хуҗалык үз эшчәнлекләрен уңышлы алып бара. Алар, инвестор «Волга-Селект» ҖЧҖ кебек үк, җирләрне арендалап, пай җирләре өчен түләүләрне тулысынча башкаралар.

Шәхси ярдәмче хуҗалыгы булган 313 йорт сыерлар, кәҗәләр, атлар асрауга, кош-корт сатып алуга 2 445 335 сум субсидия алган. Мөгезле эре терлекләр саны тотрыклы үсә, хисап чорында 1000 тоннага якын сөт сатылган. Җирлек башлыгы Илнур Шакиров көтүлекләр өчен мәйданнар җитмәүне билгеләп үтте.

–Хезмәткә яраклы яшьләрнең шәһәрләргә китүе бик аяныч, – дигән сүзләр белән башлады утырышны җирлек башлыгы Илнур Шакиров. – Безнең бурыч – үзенең киләчәген авыл белән бәйләргә теләүчеләр өчен шартлар тудыру. Бу җәһәттән безнең республика җитәкчелеге тарафыннан ел саен авыл кешеләренә төрле ярдәм чаралары кертелә: юллар, мәктәпләр, балалар бакчалары һәм ФАПлар төзү һәм ремонтлау программалары, эш урыннары да булдырыла.

Нотыкчы билгеләп үткәнчә, бөртеклеләрне беренчел эшкәртү мәйданнары һәм складлар төзүне дәвам итү планлаштырыла. Рус Кармәтендә эшчеләр өчен торак төзү дә ниятләнә. Ул «Волга –Селект» ҖЧҖ ярдәме белән яңа эш урыннары барлыкка килер, дигән ышаныч белдерде.

Узган ел җирлек территориясендә 547 кв.м. мәйдан торак торгызылган. Башкарма комитет хисап чорында җир кишәрлекләрен инвентаризацияләү, күчемсез милекне рәсмиләштерү буенча зур эш башкарылган.

Гражданнар җыены күрсәткәнчә, халыкның күпчелеге үзара салым программасын хуплый. Республикадан финансланган сумманың елдан-ел нәтиҗәле эшләвен барысы да күрә. Болар – юлларны төзекләндерү, зиратларны тәртиптә тоту, чишмәләрне төзекләндерү. Чыгыш ясаучы Яңа Дума урта мәктәбе, Рус Кармәте һәм Яңа Кармәт башлангыч мәктәпләренең белем бирү процессын гамәлгә ашырудан тыш, җирлекнең иҗтимагый тормышында актив катнашуына уңай бәя бирде. Ике мәдәният йорты һәм Яңа Кармәт клубы мәктәпләр белән үзара хезмәттәшлектә халыкның ялын тиешле дәрәҗәдә оештыралар. Өч ФАП эшчәнлеген дә чыгыш ясаучы уңай бәяләде.

2023 елда җирлектә тузган су челтәрләрен тәртиптә тоту эшләре гамәлгә ашырылган. Бу максаттан запас насослар сатып алганнар.

Чыгыш ясаучы 2024 елның төп бурычы итеп, үзара салым акчасын мөмкин кадәр нәтиҗәле файдалануны һәм халыкның тормыш дәрәҗәсен төшермәүне атады.

–Махсус хәрби операция башлану белән барысы да Донбасска гуманитар ярдәм җыюга актив кушылды, – диде ул. – Мобилизацияләнгән якташлар өчен кирәкле әйберләр һәм кием-салым сатып алуга акча җыю бүген дә дәвам итә. Бүген безнең биш егетебез алгы сызыкта. Якташыбыз Гафиятов Илһам Рөстәм улы турындагы хәтер мәңгелек.

Утырыш эшенә йомгак ясап, район башлыгы Камил Гилманов, ил өчен бу авыр сынау көннәрендә бөтен халыкның Ил башлыгын һәм республика Рәисен хуплап, бергә берләшүен күрү куанычлы, дип ассызыклады.

– Хәрби операциягә карамастан, безнең көндәлек тормышыбыз үзгәрмәде, – диде Камил Камал улы. – Элеккечә үк милли проектлар гамәлгә ашырыла, юллар төзелә, илдә ябылган завод-фабрикалар эшли башлады, эш урыннары булдырыла. Эш хакы түләнә, пенсия вакытында килә, балаларыбыз һәм оныкларыбыз уңайлы шартларда белем ала. Җирләр чәчелә, игеннәр җыеп алына. Тормыш өчен тагын ни кирәк? Җиңү кирәк. Без барыбыз да Украинада махсус операциянең җиңү белән тәмамлануына өметләнәбез һәм әлеге вәзгыятьтә ил җитәкчелеген хуплыйбыз. Без моны мартта Президент сайлауларында һәм сентябрьдә республика Дәүләт Советы сайлауларында катнашып эшли алабыз. Балаларыбызның һәм оныкларыбызның киләчәге – безнең кулларда!


Нет комментариев