Аксубайлылар казанлыларга авыл хуҗалыгы товарларын тәкъдим иттеләр
Соңгы яңалыклар

Аксубайлылар казанлыларга авыл хуҗалыгы товарларын тәкъдим иттеләр

Район вәкилләре Казанның Дәрвишләр бистәсендә узган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнаштылар.

Аксубай авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре Казан сатып алучыларына:

  • төрле төр ит,
  • сөт,
  • сөт продуктлары,
  • йомырка, яшелчәләр, бал һәм башка ризыкларны кулай бәяләрдән тәкъдим иттеләр.

Товарлар — иң кирәклеләре, башкала халкы район өчен бүлеп бирелгән мәйданчыкта рәхәтләнеп сатып алды.

Ярминкәдә мәктәпләр дә катнашты

Җитештерү предприятиеләре, эшкуарлар һәм шәхси хуҗалыклар белән беррәттән, бу ярминкәдә мәктәпләр дә катнашты — алар сәүдә киштәләренә мәктәп яны участокларында үстерелгән һәм артып калган яшелчә һәм җиләк-җимешләрне куйдылар, ә сатылган товардан кергән акча мәгариф учреждениеләре ихтыяҗларына тотылачак.

Мәдәни программа

Ярминкә яллары күркәм гадәткә әверелгән мәдәни программасыз узмый: районның иҗат коллективлары башкарган дәртле җырлар барлык сәүдәдә катнашучыларда да бәйрәм кәефе тудырды.


Нет комментариев