Кәкре Күл авылында хезмәт ветераннары гражданлык бурычын үтәүдә үрнәк күрсәттеләр
Соңгы яңалыклар

Кәкре Күл авылында хезмәт ветераннары гражданлык бурычын үтәүдә үрнәк күрсәттеләр

599нчы сайлау участогы авыл мәдәният йортында урнашкан.

Биредә һәр сайлаучыны озак көтелгән кунак кебек каршы алалар. Алар өчен күңелле концерт оештырылды: мәктәп укучылары үзләренең иҗади программалары белән чыгыш ясадылар, шулай ук авыл мәдәният йортының «Родные напевы» вокал ансамбле дә үз җырларын бүләк итте. Тамашачылар артистларга концерт өчен рәхмәтләрен җылы сүзләр белән җиткерделәр.

Кәкре Күл сайлау участогына Яңа Александровка поселогы да керә. Барлыгы биредә 254 сайлаучы исәптә тора: беренче көнне 128 кеше тавыш бирде, ә 20 сентябрь көнне сәгать икегә кадәр бу сан 204кә җитте.

Участокка 92 яшьлек хезмәт ветераны Александр Воробьев һәм 90 яшьлек Мария Агафонова үз аяклары белән килделәр. Алар илнең киләчәгенә битараф булмаулары һәм югары гражданлык җаваплылыгы белән үрнәк күрсәттеләр.

Сайлаучылар арасында беренче тапкыр тавыш бирүчеләр дә бар иде – аларга бу көн истәлеге итеп кечкенә бүләкләр тапшырылды.
Комиссия әгъзалары әле килмәгән авылдашларын көтәләр. Кемдер эштә, кемдер мәшәкатьләре белән тоткарланган, әмма сайлау комиссиясендә һәркемнең үз гражданлык бурычын үтәргә киләчәгенә ышаналар.

 


Нет комментариев