Шәрбән авылындагы 604нче сайлау участогында 230 сайлаучы исәпләнә. Алар арасында Алисә һәм Илнур Сафиннар да бар.
Алар Аксубайда яшәсәләр дә, тавыш бирергә үзләренең туган якларына — прописка буенча киләләр. Бу — гаиләгә нигез салынган көннән бирле яшәп килгән төп традицияләрнең берсе. Ирле-хатынлы бу гадәтнең буыннан-буынга күчәчәгенә өметләнәләр.
— Без барыбыз да бөек Россия гражданнары, балаларда патриотизм һәм гражданлык хисләрен пеленкадан ук тәрбияләргә кирәк. Кызларыбыз — алты яшьлек Эльза һәм өч яшьлек Алинә дә безнең белән сайлауга беренче ел гына килмиләр. Быел өч айлык Марат та беренче тапкыр участокка килде, сүз уңаеннан, бүген аңа нәкъ өч ай — шулай итеп, бүген бездә ике бәйрәм, — дип горурлык белән сөйли гаилә башлыгы, Эчке эшләр министрлыгы ветераны, спортчы, Иске Савруш авыл җирлеге башлыгы Илнур Сафин. — Һәр граждан, һәр гаилә башлыгы үз балаларының, илебезнең киләчәге белән кызыксынырга һәм лаеклы тормыш өчен үз тавышын бирергә тиеш. Тормыш тамырдан үзгәрә: менә безнең районда гына да күптән түгел боз сарае, заманча яшьләр паркы, Яшьләр үзәге ачылды! Авыл балаларының спорт белән шөгыльләнүе һәм үсеше өчен барлык шартлар да тудырылган.
Ирле-хатынлы Сафиннар фикеренчә, бүген авыл тормышы шәһәрнеке белән бертигез дәрәҗәдә бара! Шуңа күрә территориаль чикләр (шәһәрдә яшисеңме, әллә авылдамы) хәзер мөмкинлекләрне аермый. Хәтта кайбер очракта авыл балаларының мөмкинлекләре күбрәк тә: шәһәрләрдә түгәрәкләргә һәм секцияләргә керү өчен зур конкурс, диләр алар.
Күп балалы гаилә, мөмкинлекләр иле, якты киләчәк һәм баш очында тыныч күк йөзе өчен, районның барлык халкын сайлау участогына килергә һәм бердәнбер дөрес сайлауны ясарга чакыра.
Нет комментариев