Аксубай районындагы сайлау участоклары эшен Татарстан Россельхознадзор җитәкчесе бәяләде
Соңгы яңалыклар

Аксубай районындагы сайлау участоклары эшен Татарстан Россельхознадзор җитәкчесе бәяләде

Бүген эш сәфәре белән безнең районда Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор идарәсе җитәкчесе Илнур Галиев булды.

Район башлыгы Алмаз Мингулов озатуында ул район үзәгендәге сайлау участокларының эше белән танышты.

Ирина Гордеева фотосы

Сәфәрнең беренче пункты булып яңартылган район мәдәният йорты бинасында урнашкан 570нче сайлау участогы торды. Аңа бер мең ярымнан артык сайлаучы беркетелгән. Комиссия хәбәр иткәнчә, кичәге көн дәвамында аларның яртысыннан күбрәге тавыш биреп өлгергән. Эш штаб режимында, чиратларсыз бара.

Ирина Гордеева

Чираттагы тукталыш Аксубай техникумындагы 571нче участок булды. Комиссия рәисе Наталия Куштукова кунакларга тавыш бирү барышы турында сөйләде. Биредә исемлекләрдә ике меңнән артык кеше исәпләнә, аларның 50 проценттан күбрәге үз гражданлык бурычын үтәгән.
Комиссиянең ике әгъзасы өйдә тавыш бирү хокукыннан файдаланырга теләгән сәламәтлек мөмкинлекләре чикле гражданнар янына йөри. Участокта күзәтүчеләр эшли, хәл тыныч.

Илнур Галиев һәм Алмаз Мингулов комиссия әгъзалары һәм сайлаучылар белән аралаштылар, барысына да яхшы көн теләделәр.

Ирина Гордеева фотосы

Чиратта – Виталий Тимирясов исемендәге Аксубай 1нче мәктәбе базасында эшләүче сайлау участогы. Биредә эшлекле һәм уңай атмосфера хөкем сөрә. Комиссия рәисе Николай Камбулов сүзләренчә, участоктагы мең ярым сайлаучының күпчелеге үз гражданлык позициясен белдергән.

Быелгы сайлауларның мөһим үзенчәлеге – сайлау участокларында прививка ясау пунктларының эшләве. Район хастаханәсе хезмәткәрләре билгеләп үткәнчә, 1нче мәктәптә кичәге көндә 45 кеше гриппка каршы прививка ясаткан, бүген дә теләүчеләр табибларга мөрәҗәгать итәләр.

Зинаида Леонтьева фотосы
Соңгысы булып җитәкчеләр Аксубай 2нче мәктәбендәге участок сайлау комиссиясендә булдылар. Бу участокта да беренче көнне үк югары активлык күзәтелгән. Бүген тавыш бирү тыныч ритмда бара.

Алмаз Мингулов һәм Илнур Галиев комиссия әгъзаларына төгәл эшләре һәм җаваплы карашлары өчен рәхмәт белдерделәр.

– Сайлаулар ачык, үтә күренмәле, закон нигезендә уза, – дип ассызыклады район башлыгы Алмаз Мингулов. – Шунысы мөһим, халык югары гражданлык җаваплылыгы күрсәтә. Без урыннарда яхшы оештырылган эшне күрәбез: комиссияләр төгәл эшли, барлык куркынычсызлык чаралары да үтәлә, ә өйдә күчмә тавыш бирү мөмкинлеге аркасында беркем дә читтә калмый.


Нет комментариев