Бүген иртән Аксубайның Виталий Тимирясов исемендәге 1нче мәктәбендә урнашкан 572нче сайлау участогына Аксубай районының элеккеге башлыгы, хәзерге вакытта ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Гыйльманов тормыш иптәше белән килде.
Ул бу сайлау участогына күп еллар элек беркетелгән: Казанда эшләп һәм яшәп тә, ул нәкъ менә шушында тавыш бирүен дәвам итә.
Депутат якташларын җылы сәламләде, чираттагы очрашуга бик шат булуын белдерде. Барлык процедураларны үткәннән соң, депутат бюллетеньнәрне сайлау тартмасына салды.
– Мин тынычлык өчен, балаларыбызның киләчәге өчен тавыш бирдем, – дип билгеләп үтте Камил Гыйльманов. – Без барыбыз да хакимиятнең көчле, парламентның куәтле, депутатларның лаеклы булуын телибез. Шулай булачак та. Сайлаулар бәйрәм рухында уза, кешеләр сайлау участокларына шатланып киләләр. Бу безнең ил киләчәге өчен тавыш биреп, яхшылыкка омтылуыбызны күрсәтә.
Нет комментариев