Аксубай районында рапс җыю вакытында комбайнчыларны бүләкләделәр
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында рапс җыю вакытында комбайнчыларны бүләкләделәр

Бүген «Чистай» ХКның «Аксу Агро АФ» ҖЧҖ механизаторларын Мюд поселогы янындагы кырда бүләкләделәр.

Ике бригада рапсны җыеп алуда эшләде, шул вакытта аларга авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре концерт программасы белән килде. Артистлар татар, рус җырларын башкардылар, игенчеләрне кызарып пешкән каравай белән сыйладылар. Комбайнчылар янына район башлыгы да килде.

– Урып-җыю чоры сезнең өчен җиңел вакыт түгел, – дип мөрәҗәгать итте кыр батырларына район башлыгы Алмаз Мингулов. – Районда бөртекле культураларны суктыру төгәлләнде, техник культуралар: көнбагыш, соя һәм рапс калды. Хәзер иң мөһиме – урып-җыюны сыйфатлы төгәлләү – башланган эшләрне ахырына җиткерү. «Чистай» ХК җитәкчелегенә һәм коллективына бик яхшы бердәм хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәсем килә.

Район җитәкчесе алдынгы кыр хезмәтчәннәре Айгиз Закировка, Шәүкәт Гафиятуллинга, Шәүкәт Сәгъдиевка, Айрат Закировка, Илнур Әфләтуновка, Владимир Ковряковка һәм Сергей Блиновка Рәхмәт хатлары һәм югары күрсәткечләр өчен премияләр тапшырды.

Аннары Алмаз Мингулов икенче комбайнчылар бригадасы эшләгән сабан рапсы участогында булды. Барлык экипажлар да җитәкчелек белән кыска очрашуга килеп җиттеләр. Кыр батырларын районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Борис Соломонов сәламләде.

– Быел урып-җыю сезоны гади генә булмады. Һава шартларының көйсезлеге аркасында ашлык суктыруда тоткарлыклар да булды. Башкарасы эш күләме бар әле, – диде ул.

– Бездә өч районнан — Аксубай, Нурлат һәм Чистай районнарыннан игенчеләр эшли. Барысы да бердәм, шуңа күрә нәтиҗәсе дә югары, – дип йомгаклады «Аксу Агро» АФ башкарма директоры Илгиз Алмакаев. – Буыннар дәвамчанлыгы да бар, тәҗрибәле механизаторлар да, яшьләр дә тырышып эшлиләр. Ватылулар юк диярлек, техника яхшы әзерләнгән. Һава торышы кайчакта комачаулый, җир кипми, әмма мөмкинлек бирү белән үк кырга чыгабыз. Безнең бурыч – үстергәнне түкми-чәчми җыеп алу.

Район башлыгы Алмаз Мингулов механизаторларга карата мактау сүзләре әйтте.

Ашлык суктыруда югары күрсәткечләргә ирешүләре һәм намуслы хезмәтләре өчен ул Илнур Тямаевка, Сергей Ивановка, Евгений Ямзуковка, Илшат Мәхмүтовка, Артем Власовка, шулай ук комбайнчылар ярдәмчеләре – Аксубай техникумының өченче курс студентлары Сәид Сафинга һәм Инсаф Шәяздановка Рәхмәт хатлары һәм премияләр белән конвертлар тапшырды. Егетләр уракта беренче ел гына түгел, һөнәрләрен практикадан өйрәнәләрю

Алмаз Мингулов комбайнчыларга хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.


Нет комментариев