Аксубай районында ике көн эчендә сайлаучыларның 73 проценттан артыгы тавыш бирде
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында ике көн эчендә сайлаучыларның 73 проценттан артыгы тавыш бирде

Аксубай районы югары гражданлык активлыгы күрсәтә: тавыш бирүнең өченче көне — якшәмбе иртәсенә Россия Федерациясе Дәүләт Думасына сайлауларда катнашучылар саны 73 проценттан артты.

— Без сайлау участокларында яшьләрнең, актив волонтерларның һәм хөрмәтле хезмәт ветераннарының күп булуын күрәбез. Хәрәкәтләнү мөмкинлеге чикле кешеләр өчен өйдә тавыш бирү оештырылды, барлык гаризалар да тоткарлыксыз үтәлде, — дип сөйләде районның территориаль сайлау комиссиясе рәисе Наталья Сорокина. — Кешеләрнең кәефе эшлекле һәм бик уңай. Һәркем илнең киләчәге өчен үз җаваплылыгын аңлый.

Федераль кампания белән беррәттән, биш сайлау участогында — Трудолюбово, Иске Кыязлы, Яңа Ибрай, Яңа Кармәт һәм Иске Татар Адәмсуы авыл җирлекләрендә җирле үзидарә органнарына өстәмә сайлаулар бара. Җирле Советларга өстәмә сайлауларда 13 кандидат теркәлгән.


Нет комментариев