Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

«Татарстан –казанышлар республикасы» автобус марафоны: «Аксубай» тукталышы

Эстафетаны Аксубай районы кабул итте.

Панель дискуссия район мәдәният йортында узды.

Аксубай районында узган чараның спикерлары ТР спорт министры урынбасары Илдар Садриев, ТР Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова, ТРда Бөтенроссия Халык фронтының төбәк башкарма комитеты башлыгы, «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика хәрәкәте координаторы Ринат Фазылов, Аксубай район башлыгы Камил Гилманов булды.

Дискуссиядә район активы, хезмәт коллективлары, иҗтимагый формированиеләр вәкилләре, эшкуарлар, җирле үзидарәләр депутатлары катнашты. Дискуссия башланганчы спикерлар республика казанышларына багышланган фотокүргәзмә белән таныштылар.

Автобус марафоны эшендә республиканың һәм Россиянең гомуми уңышларына йогынты ясый торган район казанышлары турында фикер алыштылар.
Очрашуны Римма Ратникова ачты.

– Татарстанда йөздән артык төрле республика һәм федераль проектлар һәм программалар гамәлгә ашырыла. Төп проектларның берсе – Россия Президенты инициативасы белән чыгарылган илкүләм проектлар, – дип билгеләп үтте спикер. – Милли пороектларның бурычы – стратегик мәсьәлә – тормышыбызны яхшы якка үзгәртү. Сез бу үзгәрешләрне сизгәнсездер: юллар, социаль тормыш, сәламәтлек саклау, мәгариф һәм башка бик күп өлкәләр тагын да яхшырды. Милли проектлар 2024 елга кадәр эшли. Стратегик үсеш һәм милли проектлар Советы утырышында 2023 елның 21 декабрендә Ил башлыгы яңартылган программаларны әзерләргә һәм эшләтеп җибәрергә йөкләде.

Илдар Садриев районның спорт тормышындагы үзгәрешләргә тукталды.

– Милли проект ярдәмендә сезнең районда республикада беренче булып чаңгы базасы төзелде һәм заманча җиһазлар, инвентарьлар белән тулыландырылды. 2019 елда – ГТО спорт мәйданчыгы, 2020 елда ясалма каплам белән футбол кыры куллануга тапшырылды. Районда спорт мәйданчыклары күбрәк булсын өчен зур эшләр башкарылды. Без никадәр күбрәк баланы спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итсәк, булачак милләт шулкадәр сәламәтрәк булачак.

– Соңгы елларда район икътисадының барлык тармакларында үзгәрешләр күренә, – дип ассызыклады Камил Гилманов. – Авыл хуҗалыгындагы казанышлар – катлаулы һава торышында безнең беркайчан да шулкадәр уңыш алганыбыз юк иде. Агросәнәгать комплексында эшләүчеләрнең эш хакы ел дәвамында 28 һәм аннан күбрәк процентка артты. Шулай ук юллар буенча да – бездә иң яхшы юллар, үзара салым программасы безнең тормышка бик күп нәрсә китерде. Кичә без Татарстан Рәисеннән дүрт берәмлек махсус техника алдык. Киләчәккә планнарыбыз зур. Безнең районда халык тату: эштә дә, авыр сынаулар чорында да. Моны махсус хәрби операция дә күрсәтте – бөтен халык яклаучыларга ярдәмгә күтәрелде, волонтерлар хәрәкәте актив эшли.

Төбәк проектларының федераль милли проектлар белән ничек чагылыш табуы турында Ринат Фазылов сөйләде.

– Республика программаларының күбесе федераль проектларда чагылыш таба. Сүз уңаенда, балалар сәләматләндерү лагерьларын, юлларны ремонтлау, мәдәниятне үстерү буенча. Алар кешеләр иминлеге өчен нәтиҗәле эшли.

Марафонда катнашучылар Аксубай һәм тулаем республика, ил өчен проблемалы мәсьәлә булган демографик хәлгә дә кагылдылар. «Демография» милли проекты – стратегик комплекслы проект, якын киләчәктә аны көчәйтергә һәм үтәргә кирәк, дип билгеләп үттеләр. Шулай ук, лаеклы буын тәрбияләп үстерү өчен, мәгарифтә иң яхшы тәҗрибәләрне торгызырга кирәк.

– Казанышлар белән горурланырга мөмкин, чөнки алар – кешеләр бәхете өчен, – дип ассызыкладылар спикерлар.

Очрашуны тәмамлап, Камил Гилманов махсус хәрби операция зонасындагы сугышчыларга актив ярдәм өчен волонтерларга һәм мобилизацияләнгән якташларга гуманитар ярдәм итүчеләргә рәхмәт белдерде. Залның җылы алкышлары астында Флен Зәйнуллинга, Нияз Җиһангировка, Анатолий Скворцовка, Александр Убейкинга һәм Виталий Маркинга Рәхмәт хатлары тапшырды.

Республика сәхнәсе артистлары чыгышы автобус турында катнашучыларга бик күп күңелле мизгелләр бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев