Спорт инфраструктурасының үсеше, халыкның физик культурага булган кызыксынуы, спорт мәктәбенең актив эшләве күзгә күренеп тора. Бу хакта без яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Татьяна Убейкина белән сөйләшәбез.
– Татьяна Николаевна, физик культура һәм спорт өлкәсендә нинди төп нәтиҗәләргә ирешелде?
– Районның спорт тармагы актив үсә һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Бу эшнең төп күрсәткечләренең берсе – физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүчеләр санының артуы. Ел дәвамында районда 350гә якын спорт һәм сәламәтләндерү чарасы оештырылды. Аларда 9 меңнән артык кеше катнашты. Бу төрле турнирлар, спартакиадалар, спорт бәйрәмнәре, массакүләм йөгерүләр, чаңгы ярышлары, спортның уен Һәм көч төрләре буенча ярышлар. Шунысы мөһим, спорт эше балалар һәм яшьләрне генә түгел, өлкән яшьтәге кешеләрне, хезмәт коллективларын, авыл җирлекләрен, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне дә үз эченә ала.
– Районның спорт инфраструктурасы бүген нинди торышта?
– Районда 124 спорт корылмасы исәпләнә. Алар арасында – 52 яссы спорт корылмасы, биш футбол кыры, 26 спорт залы, ябык йөзү бассейнының ике касәсе, чаңгы базасы һәм башка спорт объектлары бар. Берьюлы йөртү сәләте белән тәэмин ителеш 108,23 процент тәшкил итә.
2024–2025 елларда ябык футбол манежы төзелде һәм файдалануга тапшырылды. Спорт мәктәбе карамагында алты спорт объекты бар: «Дельфин» ябык йөзү бассейны, чаңгы базасы, футбол кыры, универсаль спорт мәйданчыгы, уку-күнегүләр корпусы һәм ябык футбол манежы. Моннан тыш, дәресләр районның алты торак пунктындагы спорт залларында да үткәрелә. Бу спортны авыл җирлегендә яшәүчеләр өчен дә уңайлырак итәргә мөмкинлек бирә.
Инфраструктураны алга таба үстерү буенча да планнар бар. Аксубайда тиздән боз сарае ачылачак – бу күп кенә малайларның һәм кызларның хыялы. Ул, һичшиксез, кышкы спорт төрләре белән шөгыльләнү мөмкинлекләрен киңәйтәчәк һәм районның спорт тармагы үсешендә яңа этап булачак – спортта яңа үрләр яулау безнең көчтән килә.
– Кадрлар белән эшләр ничегрәк?
– Физик культура һәм спорт өлкәсендә 37 штатлы хезмәткәр эшли. Бу – профессиональ команда, ул күнегүләр генә үткәреп калмыйча, үсеп килүче буынны тәрбияләүдә дә актив катнаша.
Директор Радик Канәфин җитәкчелегендәге Спорт мәктәбендә 16 тренер-укытучы эшли, аларның җидесе – төп эш урыны буенча. Күп кенә белгечләр зур тәҗрибәгә һәм югары квалификациягә ия. Бала өчен тренер – ул спорттагы остаз гына түгел. Ул хезмәт сөючәнлек, дисциплина, ныклык, җаваплылык һәм тирә-юньдәгеләргә хөрмәт тәрбияләргә ярдәм итә.
Төп бурычларның берсе – яшь белгечләрне җәлеп итү. «Земство тренеры» проекты кысаларында Спорт мәктәбенә эшкә урнашу һәм 1 миллион сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алу мөмкинлеге бар.
Районда эшләү өчен яхшы шартлар тудырылган: югарыда әйтелгәнчә, спорт инфраструктурасы үсеше, һөнәри үсеш мөмкинлеге бар, башлангыч сыйныф укучыларының һәм яшүсмерләрнең спорт белән шөгыльләнү теләге зур. Без тиешле белеме һәм яшь спортчылар белән эшләргә теләге булган яшьләрне коллективыбызда күрергә шат булачакбыз.
– Бүген Спорт мәктәбендә ничә бала шөгыльләнә һәм әзерлек нинди юнәлешләр буенча алып барыла?
– 2025–2026 уку-күнегү елында спорт мәктәбендә 524 тәрбияләнүче әзерлек уза. 35 төркем ачык. Дәресләр җиде спорт төре буенча үткәрелә: йөзү, волейбол, баскетбол, мини-футбол, көрәш, хоккей һәм чаңгы ярышлары.
Без 7 яшьтән 18 яшькә кадәрге балаларны кабул итәбез. Хәзерге вакытта яңа төркемнәргә, шул исәптән «Футбол» һәм «Билбау көрәше» бүлекләренә дә җыю бара. 178 тәрбияләнүченең спорт разрядлары бар, шул исәптән ике тәрбияләнүченең – беренче спорт разряды.
– Яшь спортчыларның нинди уңышлары белән горурланырга була?
–Безнең яшь спортчыларыбыз республика һәм Бөтенроссия дәрәҗәсендәге 50дән артык ярышта катнаштылар. 2025 ел дәвамында мәктәп төрле дәрәҗәдәге 37 ярышта катнашты. Иң истә калырлык уңышлар арасында: мини-футбол буенча Татарстан Республикасы Кубогында өч яшь төркемендә беренче урыннар, Кирилл Енизеркинның билбау көрәш буенча Татарстан беренчелегендә җиңүе, йөзүчеләребезнең призлы урыннары. Арина Зубарева республика ярышларында һәм кече шәһәрләр һәм авыл районнары арасында йөзү буенча Татарстан беренчелегендә уңышлы чыгыш ясады. Диона Кажукова, Екатерина Кудряшова, Давид Соломонов һәм башка спортчылар яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Тимур Ласточкин Түбән Камада һәм Яр Чаллыда билбау көрәш буенча Бөтенроссия ярышларында көмеш медальләр яулады. Чаңгычылар авыл районнары арасында ТР укучылары Спартакиадасында команда исәбендә өченче урынны алдылар.
Хоккей командаларын да билгеләп үтәсе килә: «Алтын алка» яшь хоккейчыларның Бөтенроссия ярышларының республика этабында 2012–2013 һәм 2014–2015 елларда туган спортчылардан торган командалар беренче урыннарны яуладылар. 2010–2011 елда туган кызлар командасы «Күн туп» ярышларының республика этабында бронза призеры булды. «Колосок» ярышларында да яшь хоккейчыларыбыз беренче урыннарны алдылар.
– Район халкы массакүләм спорт чараларында ни дәрәҗәдә актив катнаша?
– Массакүләм спортны үстерү буенча эш даими алып барыла. Районның барлык оешмаларын, предприятиеләрен һәм авыл җирлекләрен колачлаган XXXI Спартакиада уңышлы узды. Аның программасына мини-футбол, волейбол, гер спорты, шахмат, шашка, армрестлинг, өстәл теннисы, чаңгы ярышлары, аркан тартышу, пневматик мылтыктан ату, йөзү һәм җиңел атлетика керде.
Тармак ветераннары да позицияләрен бирмиләр. Безнең команда «Өченче яшь» XVI республика пенсионерлар Спартакиадасының финал этабында көмеш призер булды. Биш ел дәвамында район вәкилләре «Буыннар бәйләнеше» проектында республиканың иң яхшы унлыгына керәләр. Бу — спортның пенсионерларга активлыкны һәм тормышка кызыксынуны саклап калырга ничек ярдәм итүенең яхшы үрнәге.
«ГТО» комплексына да зур игътибар бирелә. Районда 1000нән артык кеше ГТО нормативларын үтәде, тестлаштыруда хезмәт коллективлары, гаиләләр, мәктәп укучылары катнашты. Укучылар өчен махсус спорт фестивальләре дә үткәрелә.
Мондый чаралар физик әзерлекне тикшереп кенә калмыйча, балаларны һәм өлкәннәрне даими рәвештә спорт белән шөгыльләнергә этәрә.
–Киләчәккә планнар нинди?
– Төп бурычларның берсе – спортчыларыбыз катнашачак ярышларның санын арттыру, сәяхәт географиясен киңәйтү, бөтенроссия турнирларында катнашуны дәвам итү. Без шулай ук тренерлар составының квалификациясен күтәрергә һәм яшь белгечләрне җәлеп итәргә планлаштырабыз. Спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләрнең ТР җыелма командалары составында катнашуын тәэмин итү мөһим юнәлеш булачак. Әмма безнең төп бурыч – һәр бала үз спорт төрен таба алсын, сәләтләрен ачсын һәм уңышка ирешсен өчен эшләү. Кемгәдер спорт – профессиональ юл, ә кемгәдер сәламәт һәм актив тормыш нигезе булачак. Һәрхәлдә, физик культура белән шөгыльләнү холык тәрбияли, авырлыкларны җиңәргә һәм нәтиҗәле эшләргә өйрәтә. Безнең эшнең төп мәгънәсе нәкъ менә шунда дип уйлыйм. Форсаттан файдаланып, барлык физкультурачыларны, спортчыларны, спорт ветераннарын бәйрәм белән чын күңелдән котлыйсы, аларга хезмәтләре өчен рәхмәт әйтәсе, сәламәтлек һәм бәхет телисе килә.
Нет комментариев