Яңа Үзи авылының олы яшьтәге кешесе Саймә Мөсәлимовага 98 яшь тулды.
Язмыш аңа сирәк очрый торган бүләк – зиһен сафлыгын һәм сәламәтлеген саклап, хөрмәтле яшькә кадәр яшәү бәхетен биргән. Аның туган көне бөтен зур гаиләсе өчен чын бәйрәмгә әверелде.
Бу көнне бәйрәмгә әбекәйнең Россиянең төрле почмакларында яшәүче балалары, күпсанлы онык-оныкчыклары җыелды.
Якыннары Саймә Фәйзрахман кызын җылылык, кайгырту һәм ихлас мәхәббәт белән уратып алдылар.
Ул яшьлеге турындагы истәлекләре белән теләп уртаклаша, һәм аның хикәяләре гаилә тарихының тере сәхифәләренә әйләнә. Саймә Фәйзрахман кызы Арча районында туган. Кечкенәдән үк авыр хезмәтне татырга туры килгән аңа. Булачак тормыш иптәше Нәҗибулла Сөнгатулла улы белән ул Лаеш районында таныша, анда алар урман кисү эшләрендә катнашалар. Яңа Үзи егете кызны үз авылына алып кайта. Ул балта остасы булган, йортлар салган. Үз гаиләсе өчен дә йорт җиткезгән, бергәләп җиде бала үстергәннәр.
Ләкин гаилә бәхете озакка бармый – 1974 елда ире вафат була, ул вакытта кече кызларына әле өч яшь тә тулмаган була. Тормыш Саймә Фәйзрахман кызын ныклыкка сыный: ул балаларын ялгызы аякка бастырган, үҗәтлеге һәм тырышлыгы белән барысына да ирешкән. Колхозда төрле участокларда хезмәт куйган, гектарлап чөгендер эшкәрткән. 63 яшькә кадәр колхозда эшләгән, шуның 8 елын – ындыр табагында. Балалары хезмәттә һәм җаваплылык тоеп үскәннәр.
– Без әниебезгә игелекле булганы һәм сабырлыгы өчен чиксез рәхмәтлебез, – диләр кызлары. – Ул – киң күңелле кеше, аның сәламәт һәм янәшәбездә булуына бик сөенәбез.
Үзләре дә инде әти-әни булган оныклары да әбиләре турында зур җылылык белән сөйлиләр.
– Хөрмәтле Саймә Фәйзрахман кызы, Сезне бу мөһим дата белән чын йөрәктән котлыйм, – дип мөрәҗәгать итте ветеранга Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Алексей Тимирясов. – Сезгә нык сәламәтлек, матур картлык телим, 100 яшьлек юбилеегызны да каршыларга язсын.
Ул бәйрәм сәбәпчесенә Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын ирештерде һәм район исеменнән бүләк тапшырды. Авылдашын Беловка авыл җирлеге башлыгы Илсур Мәхмүтов та җылы котлады.
Нет комментариев