“Татарстанда җәй” проекты кысаларындагы чираттагы җомга кичәсе аксубайлыларга һәм район кунакларына бик күп якты һәм җылы тәэсирләр бүләк итте.
“Эсселек башланды. Үзәктә – гаилә” дип аталган мәдәни программа бай һәм эчтәлекле булды. Кичәне Валентина Гурьянова җитәкчелегендәге “Вдохновение” хореография коллективы чыгышы ачып җибәрде.
Катнашучыларга сәламләү сүзе белән район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алексей Тимирясов мөрәҗәгать итте:
– Гаилә гомер-гомергә җәмгыятьнең ышанычлы терәге. Гаиләдә кешенең иң кыйммәтле сыйфатлары һәм Ватанга мәхәббәт формалаша. Республика җитәкчелегенә рәхмәт әйтәсе килә: Аксубайда күп фатирлы йортларның ишегаллары төзекләндерелгән, мөһим программалар гамәлгә ашырыла, мәдәният актив үсә.
“Безнең ишегалды” республика программасын гамәлгә ашыруда актив катнашканнары өчен Алексей Тимирясов Елена Некрасовага, Елизавета Яшмурзинага, Геннадий Золинга, Валентина Петровага, Рәүфә Гатауллинага һәм Зинаида Борисовага Рәхмәт хатлары тапшырды.
Җыелучыларга җылы сүзләр белән районның финанс-бюджет палатасы рәисе Ольга Сетрова мөрәҗәгать итте.
– Без үзебезнең коллективта югары класслы белгеч һәм күп балалы әни эшләве белән горурланабыз, – диде ул.
Көчле алкышлар астында сәхнәгә Рузия Ринат кызы Канәфина, аның ире Радик Касыйм улы һәм аларның өч баласы күтәрелде. Оешма җитәкчесе әлеге гаиләгә иң изге теләкләрен җиткерде. Канәфиннарга район Башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хаты, бүләкләр һәм чәчәк бәйләме тапшырылды. Аларны хуплап сәхнәгә финанс-бюджет палатасының бөтен коллективы чыкты.
Шулай ук 50 елдан артык бергә яшәгән Газинур һәм Руфия Гыйззәтуллиннар, Зоя Михайловна һәм Петр Васильевич Мельниковлар гаиләләре дә үзара мәхәббәт һәм ихтирамга нигезләнгән гармонияле мөнәсәбәтләр үрнәге өчен рәхмәт хатлары алдылар.
Алексей Тимирясов районның барлык спортчыларын-тренерларны, спорт мәктәбе укытучыларын һәм спорт ветераннарын Физкультурачылар көне белән котлады. “Беренчеләр хәрәкәте” Бөтенроссия яшьләр оешмасының җирле бүлекчәсе җитәкчесе Татьяна Убейкина белән бергә ул Татарстан Республикасы җитәкчесе ярдәмчесе Тимур Сөләймановтан «Аҗаган 2.0» бөтенроссия хәрби-патриотик уены катнашучыларына Рәхмәт хатлары тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында Алексей Никитин, Юрий Макаров, Евгений Башкиров, Николай Львов, Александр Лизунов, Анатолий Охотников, Михаил Федоров, Юрий Николаев, Фәрхәт Гайнуллин, Юрий Мишин, Лилия Саматова һәм Вячеслав Воркунов бар.
Бу кичә мәктәп укучыларында патриотлык рухын тәрбияләүче гаиләләрне, спортчыларны һәм педагогларны хөрмәтләү белән генә истә калмаячак. Тамашачыларны район мәдәният йорты артистлары, Иске Тимошкино мәдәният йортының “Рябинушка” вокал коллективы, “Аксубай егетләре” яшь гармунчылары һәм районның иң яхшы җырчылары үзләренең чыгышлары белән дә сөендерделәр.
Нет комментариев