Бүген Аксубайда пассажир транспортына эш тикшерүе узды.
Һәм «Автобус» профилактик чарасына старт бирелде: юл-патруль хезмәте инспекторы Артем Степанов һәм Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсе җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Илшат Сибгатуллин яңа уку елы алдыннан мәктәп автобусларының техник торышын карадылар.
Чара аеруча символик мәгънәгә ия булды, чөнки ул масштаблы республика профилактика чарасының беренче көнендә узды. Акция барышында автобусларда, шул исәптән балалар төркемнәрен оешкан төстә йөртүче автобусларда пассажирлар йөртүне контрольдә тотуны көчәйтү буенча көндәлек эш оештырылачак.
Бүген иртән алар барысы да Аксубайның 3 нче урта мәктәбе янындагы мәйданчыкта урнаштылар.

Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Илшат Сибгатуллин сөйләвенчә, аларны караганда транспорт чараларының балалар төркемнәрен оешкан рәвештә йөртү кагыйдәләренә туры килүенә, ГЛОНАСС-112 спутник мониторингы системасының файдалана алуына, һәр автобус салонында хәвеф төймәсенең булуына, автобусларның гомуми техник торышына, кирәкле озата баручы документларның һәм хәтта юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча тематик белешмәлекләрнең булуына аерым игътибар бирелде.
– 18 мәктәп автобусы тикшерелде. Без техниканың имин эксплуатациягә тулысынча әзер булуына инандык, ә машина йөртүчеләр балаларның тормышы һәм сәламәтлеге өчен җаваплылыкның бөтен дәрәҗәсен аңлыйлар, — дип билгеләп үтте Илшат Сибгатуллин.
Районда укучыларны йөртү өчен барлыгы 26 маршрут эшли. Автопаркның тулы әзерлеге турында район мәгариф бүлеге җитәкчесе Рәмзия Зәйдуллина җиткерде:
– Барлык автобуслар да балаларны мәгариф учреждениеләренә һәм кире йөртүне тәэмин итәргә әзер, балаларны йөртү кагыйдәләре нигезендә, безнең хезмәткәрләр һәр маршрутта озата барачак. Балаларның иминлеге безнең өстенлегебез булып кала.

Искәртеп үтәбез, балалар төркемнәрен оешкан төстә ташу кануннарны катгый үтәүне таләп итә: ЮХИДИгә хәбәр итү, транспортны сары төстәге маяклар белән җиһазлау һәм йөртүчеләрнең квалификациясенә куелган таләпләрне үтәү.
Сүз уңаеннан, Аксубайда мәктәп маршрутларында йөртүчеләрне сайлап алуга аеруча җаваплы карыйлар. Шуңа күрә, йөртүчеләр арасында инде берничә ел дәвамында автотранспорт предприятиесе, мәгариф бүлеге, ЮХИДИ һәм Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт бюджет учреждениесе (ГБУ БДД) тарафыннан бернинди кисәтүләрсез һәм хокук бозуларсыз эшләүчеләрнең булуы табигый хәл. Иң яхшы өч йөртүче – Вячеслав Фадеев, Рифкать Йосыпов, Фәнис Мөсәбиков – намуслы һәм авариясез эшләгәннәре өчен Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт бюджет учреждениесе тарафыннан бүләкләргә лаек булдылар.

Профилактика чарасының беренче көнендә районда массакүләм рәвештә бары тик мәктәп автобуслары гына тикшерелде. «Автобус» операциясе кысаларындагы рейдлар 19 августка кадәр (шул көнне дә кертеп) көн саен дәвам итәчәк. Бу чорда район юлларында йөрүче барлык автобуслар да тикшереләчәк.
Нет комментариев