Фронт өчен хатын-кыз көче: Түбән Саврушта челтәрләр үрәләр, «леший» костюмнары тегәләр
Соңгы яңалыклар

Фронт өчен хатын-кыз көче: Түбән Саврушта челтәрләр үрәләр, «леший» костюмнары тегәләр

5 август көнне Түбән Савруш авылы хатын-кызларының волонтерлар коллективына берләшүенә нәкъ бер ел булды.

Бу вакыт эчендә кечкенә, ләкин бик тату команда чын мәгънәсендә зур эшләр башкарды һәм аны бүген дә дәвам итә, чөнки алар үз хезмәтләренең алгы сызыкта кирәклеген беләләр.

Түбән Савруш волонтерларының эше турында төркем җитәкчесе Любовь Тимкина сөйләде.

– Без Елена Кузьмина җитәкчелегендәге «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» штабы волонтерлары белән берлектә эшлибез. Хатын-кызларыбыз беренче булып яшеренү челтәрләре үрүгә алынды. Бер ел эчендә 3×6 метр зурлыктагы 200 челтәр үрдек. Әгәр махсус хәрби операция башланганнан бирле санасак, барлыгы 152 посылка төрдек – һәрберсендә шундый икешәр челтәр бар.

Безнең хатын-кызлар куллары белән үрелгән яшеренү челтәрләренең гомуми мәйданы – 8214 квадрат метр. Бу – меңләгән сәгатьлек сабыр хезмәт артында торган зур сан. Хәрбиләргә ярдәм итү бары тик челтәр үрү белән генә чикләнми.

11 апрель волонтерлар төркеме өчен истәлекле датага – «леший» костюмының туган көненә әйләнде. Нәкъ менә шул көнне күрше Савруш авылында яшәүче Зинаида Иванова бу уникаль яшеренү костюмын тегү буенча мастер-класс үткәрде.

Волонтерлар штабында аңлатканча, «леший» снайперларны, разведчикларны һәм дрон операторларын саклый. Бу киемдә аларны тану авыр, димәк, егетләребезнең дошман уты астына эләгү ихтималы кими, аларның хәрби бурычны үтәү һәм исән-сау калу мөмкинлекләре арта. Солдатның гомере һәм сәламәтлеге – безнең өчен иң кадерлесе, һәм без егетләребезне саклап калу өчен бар көчебезне куябыз. Башта хатын-кызлар әзер нигезләргә тукыма кисәкләрен генә бәйли иделәр, хәзер исә солдатлар өчен экипировканы тулы циклда җитештерәбез.

«Мин лекалалар буенча тукыма кисәргә өйрәндем, ә Лилия Иванова тегә – һәрвакыт тагын да яхшырак эшләргә тырыша. «Леший» костюмнарын ясауда нечкәлекләр һәм катлаулыклар җитәрлек, ләкин без барысын да исәпкә алабыз.

Бүгенге көнгә шундый 26 костюм тегелде. Аларның һәрберсе өстендә Елена Елендеева, Лилия Иванова, Неонилла Елендеева, Людмила Илендеева, Ольга Елендеева, Наталия Илюшкина, Ирина Степанова, Любовь Тимкина, Валентина Удиярова, Полина Удиярова һәм Светлана Ильина тырышып эшлиләр.

Авылдашларыбыз сугышчыларга кирәкле әйберләрне сатып алу өчен акча белән дә ярдәм итәргә тырышалар. Волонтерлар штабы билгеләп үткәнчә, акча җыю буенча «Түбән Савруш» төркеме һәрвакыт алдынгылар рәтендә бара.

Кристина Афанасьевага аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. Ул шәһәрдә яшәсә дә, туган авылына кунакка кайткан саен, бәләкәй улы булуга карамастан, волонтерларга ярдәмгә килә. Бу патриотизмның чын үрнәге түгелмени?

Төркемебезнең иң өлкән вәкиле Елизавета Илендеева турында аерым әйтәсе килә. Аның оныгы махсус хәрби операциядә мобилизацияләнгән, аның шартлы исеме – «Андрюха». Елизавета Кузьминична көн саен волонтерлар өчен тасмалар кисә, хатын-кызлар исә аларны костюмнарга бәйлиләр. Барлык волонтерлар исеменнән аңа чын күңелдән рәхмәт белдерәбез. Аның булуы, сабырлыгы һәм зирәклеге – безнең төркем өчен бер саклагыч кебек.

Бер ел эчендә Түбән Савруш авылы волонтерлары хәтта кечкенә авылда да зур эшләр башкарып булганлыгын исбатладылар. Аларның хезмәте – фронтка ярдәм генә түгел. Бу – гади кешеләрнең берләшеп, чын көчкә әйләнүе үрнәге. Бу – сугышчыларны яклаучы, саклаучы һәм аларга: «Сез ялгыз түгел. Сезне көтәләр. Сезнең белән горурланалар», – дип искәртеп торучы көч.


Нет комментариев