Еш кына табигать күренешләре кешеләр өчен бәла-казаларга, шул исәптән янгыннарга да сәбәп була.
Шуңа күрә теләсә нинди гадәттән тыш хәлләргә һәрвакыт әзер булырга һәм куркыныч шартларда дөрес эш итә белергә һәм зыянны киметергә кирәк. Янгын белән бәйле вәзгыять турында Аксубай һәм Нурлат муниципаль районнары буенча МОНД һәм ПР өлкән дознавателе, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе эчке хезмәт майоры Рәсим Исламов хәбәр итте.
– 2026 елның 2 августында 13 сәгать 45 минутта Яңа Дума авылында хуҗалык корылмаларының берсендә янгын чыккан. Сарай түбәсендә янгын чыгуның сәбәбе: яшен сугу. Нәтиҗәдә, бүрәнәдән салынган сарай янып бетте.
2026 елның узган чорында Аксубай муниципаль районы территориясендә 21 янгын очрагы теркәлгән (узган елның шул чорында – 31), шуларның 2се – коры үлән һәм чүп-чар януы. Янгыннарда 3 кеше һәлак булган (узган елның шул чорында – 1), 1 кеше тән җәрәхәтләре алган (узган елның шул чорында – 1).
Нет комментариев