Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай районыннан Эчке эшләр министрлыгы ветераны янгын вакытында авылдашының гаиләсен коткарган

Рафаэль Хәмәтгатин янган йорттан өч кешене – ир белән хатынны һәм аларның 26 яшьлек улын алып чыккан.

Рафаэль Мәүлемҗан улы биш минутка гына соңга калган булса да, янгынның ничек тәмамлануы турында уйлау да куркыныч.

29 гыйнвар кичендә ниндидер бәла килеп чыгар дип башына да китермәгән Рафаэльнең күңеле ни өчендер Әмирхановларга тартыла. Госман белән алар һәрвакыт уртак тел тапканнар, икесе дә Эчке эшләр министрлыгы ветераннары, бер урамда яшиләр.

Күршеләр ике-өч минут кына сөйләшергә өлгерәләр. Хуҗа авырып торганлыктан, ул залда диванда ята торган була.

–Сөйләшкән арада арткы бүлмәдән тавыш ишеттем. Кер юу машинасы эшли кебек тоелды. Ишектә япма эленеп тора иде, аның эчкә таба суырылганын күреп алдым. Ачып җибәрсәм, ә анда инде түшәм яна, ялкын телләре тиз арада залга таба тарала башлады, – дип сөйләде район газетасы хәбәрчесенә Рафаэль Хамәтгатин.

Башта ул хуҗаны кулыннан җитәкләп алып чыга, аннары аның коляскадагы улын чыгара. Ә ата белән улны чыгарган арада, хуҗа хатын, милектән берәр әйберне булса да алып калырга теләп, залга кереп китә. Рафаэль Мәүлемҗан улы өченче тапкыр өйгә кергәндә, хуҗабикәне кухня идәнендә үрмәләгән хәлдә таба, хатын төтен газы белән агуланган, ә тирә-якта ялкын дөрли торган була.

–Мин үземне герой дип санамыйм. Минем урында һәркем шулай эшләр иде дип уйлыйм. Аллаһы Тәгалә үзе сакласын, беркемгә дә андый бәла-казаны күрергә язмасын. Карактан кала, уттан калмый, диләр бит, – ди Рафаэль Хәмәтгатин.

58 яшьлек Рафаэль Хамәтгатин йөрәге кушуы буенча да, эшчәнлеге буенча да һәрвакыт ярдәмгә килә. Ул озак вакыт Яр Чаллы шәһәрендә яшәгән – милициядә эшләгән. 2005 елда лаеклы ялга чыга. Ләкин өйдә эшсез утырмый – сак отряды җитәкчесе, сигез елдан артык суд приставы булып эшли. Әмма күңеле һәрвакыт кече ватанына тартыла. Ул туган авылына кайта, йорт сатып ала. Бу тормышта бернәрсә дә очраклы түгел дип саный ул – кешеләр һәрвакыт кирәкле вакытта һәм кирәкле урында булалар.

Йортны саклап кала алмыйлар, янгын сүндерүчеләр оператив эш итәләр һәм ялкын күрше йортка күчми, авыл кешеләре янган корылмадан хуҗаның машинасын алып чыгып өлгерәләр.

Янган йортның хуҗасы Госман Әмирхановны без күрше йорт янында очраттык, авылдашы белән машинаны кабызырга маташалар иде.

– Менә нәрсә калды – машина йөртү таныклыгы һәм машина, – ди ир-ат. – Әлегә хәтта банк картасы да юк, барысы да янып бетте. Улым, стресстан соң булса кирәк, икенче тәүлек йоклый. Без аның белән абыйда яшибез, хатыным әлегә хастаханәдә – аның белән барысы да тәртиптә.

Авылдашлар акча җыю турында игълан иткәннәр. Әлегә акчаны авыл җирлеге Советында җыялар. Яңа Ибрай авыл җирлеге башлыгы Фәһим Кәбиров әйтүенчә, янгыннан зыян күрүчеләргә йорт эзлиләр инде, бәла-каза күргән кешеләргә ярдәмгә күрше авыл кешеләре дә, авылдан чыккан кешеләр дә кушылган. Янгыннан соң ике тәүлек эчендә инде ике йөз мең сумнан артык акча җыелган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев