Район газетасы баш мөхәррире Людмила Викторовна Жаренова вафат булды
Соңгы яңалыклар

Район газетасы баш мөхәррире Людмила Викторовна Жаренова вафат булды

2026 елның 8 ноябрендә, «Татмедиа» АҖнең «Аксубай-информ» филиалы җитәкчесе, баш мөхәррире Людмила Жаренова арабыздан китте.

Ул филиалны 2018 елның декабреннән җитәкләде. Аның җитәкчелегендә редакция коллективы сигез ел дәвамында мөһим эш алып барды – районның нинди эшләр, проблемалар белән яшәве, икътисад тармакларының үсеше, бу җирдә яшәүче һәм эшләүче кешеләр, гореф-гадәтләрнең ничек саклануы, районның мәдәнияте, икътисадының үсеше турында сөйләде.

Людмила Жаренова үз эшендә югары профессионал, сайлаган һөнәренә, үз коллективына тугры кеше булды, аны барысы да хөрмәт итте, гаиләсе, якыннары өчен яраткан кеше иде. Аның арабыздан китүе – аны якыннан белгән һәркем өчен иң авыр һәм зур югалту.

«Татмедиа» АҖнең «Аксубай-информ» филиалы коллективы Людмила Жаренованың туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.


Нет комментариев