«Яшьлек» спорт сараенда бадминтон секциясе катнашучылары ГТО операторы Надежда Владимирова белән очрашты.
Бадминтон һәм ГТО – спортның идеаль тандемы! Бу тиз һәм динамик уен «Хезмәткә һәм оборонага әзер» комплексы нормативларын тапшыру өчен иң яхшы әзерлек булып тора. Ул чыдамлыкны, реакция тизлеген, координацияне һәм тестларны уңышлы үтәү өчен кирәкле мускулларны ныгыта. Һәм катнашучылар бу тестны уңышлы үттеләр. Секциягә йөрүче Мулеевлар гаиләсе нормативларны бик яхшы үтәде: алга таба иелү, тартылу, терсәкләрдән таянып күтәрелү, гәүдәне күтәрү, сикерү һәм йөгерү. Һәр этап – ул саннар гына түгел, ә гомуми җиңү, бер-береңне хуплау һәм бөтен гаилә белән алга хәрәкәт итүнең ни дәрәҗәдә яхшы булуына үрнәк.
Надежда Владимирова бадминтончылар белән махсус инструктаж үткәрде. Барысын да адымлап тикшерделәр: тестларга ничек грамоталы әзерләнергә, УИН (уникаль идентификация номеры) ничек рәсмиләштерергә, нормативларны тапшыру ничек уза һәм аерымлык билгесен алу өчен нәрсә кирәк.
Цифрлы хезмәтләргә аерым игътибар бирелде. Хәзер МАХ мессенджерындагы яңа чат-бот ярдәмендә ГТО тапшыру тагын да җиңелрәк. Ул сорауларга тиз җавап бирә һәм сезнең нәтиҗәләрегезне җибәрә.
Фото яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге архивыннан.
Нет комментариев