Чуваш Енорускиносы төп мәктәбендә махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Андрей Матуров хөрмәтенә мемориаль такта ачу тантанасы булды.
Якташны искә алырга мәктәп укучылары, педагоглар, авылдашлар һәм геройның туганнары җыелды.

Тантанада катнашучыларга район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алексей Тимирясов мөрәҗәгать итте.
– Андрей Матуровның илебез киләчәге хакына күрсәткән батырлыгы иң югары бәягә лаек, – диде ул. – Ул үзенең хәрби бурычын ахыргача үтәде. Герой безнең йөрәкләрдә мәңгегә калачак һәм яшь буын өчен батырлык һәм кыюлык үрнәге булачак.
Иске Ильдеряк авыл җирлеге башлыгы Алексей Морозов якташ-каһарман хакында яхшы сүзләр әйтте, туган авылы үзенең яклаучысын беркайчан да онытмаячак, дип белдерде.
Истәлек тактасын ачу хокукы һәлак булган сугышчының тормыш иптәшенә һәм балаларына бирелде. Тантанада катнашучылар мемориалга чәчәкләр салдылар һәм Андрей Матуровны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Биографиясе
Андрей Николаевич Матуров 1986 елның 13 июлендә Чуваш Енорускиносы авылында күп балалы гаиләдә туган. 1991 елда аның бөтен гаиләсе әти-әнисез кала һәм Лаеш балалар йортына озатыла. Андрей анда 9 нчы сыйныфны тәмамлап, Аксубай СПТУында тракторчы-машинист белгечлеге ала.
Укудан соң ул Казанга китә һәм шунда гаилә кора. Хатыны белән ике бала тәрбиялиләр. Андрей Николаевич төзелеш оешмасында эшләгән. Якыннарының истәлекләренә караганда, ул кайгыртучан әти һәм үрнәк гаилә башлыгы булган.

2024 елның 28 сентябрендә Андрей Матуров РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзергә карар итә. Якташыбызны Донецк Халык Республикасы территориясендәге радиоэлектрон көрәш (РЭБ) бүлекчәсенә алалар. Ул бер ел да тугыз ай лаеклы хезмәт итә, хәрби бурычларны намус белән үти.
2026 елның 10 августында Андрей Николаевич Матуров командованиенең хәрби биремен үтәгәндә батырларча һәлак була.
Нет комментариев