«Яшьлек» универсаль спорт залында «Чистай» холдинг компаниясе» АҖ призларына билбау көрәше буенча ачык республика турниры тәмамланды.
Аксубай районының спорт мәктәбе командасы җиңүче булды. Азнакай спортчылары – көмеш, Зәй командасы бронза яулады. Бүләкләү тантанасы чын спорт бәйрәме һәм гомуми шатлык мохитендә узды. Призерлар «Чистай» Холдинг компаниясе»ннән акчалата бүләкләр, медальләр, кубоклар һәм грамоталар алдылар. Төп кубок Аксубай районы командасына тапшырылды.
Спортчыларның уңышын аларның тренерлары Александр Скворцов, Җәмил Сәйфуллин, Илһам Камалов та хаклы рәвештә бүлешә.
Нет комментариев